Җәлал Байяр, Мәхмүт Җәлал Байяр (1934 елга кадәр Мәхмүт Җәлалетдин), төр. Mahmut Celâl Bayar (1883 елның 16 мае, Госманлы империясе, Бурса иле, Умурбәй — 1986 елның 22 августы, Истанбул) — Төркиянең дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, Төркия байрагы Төркиянең Гыйсмәт Инөнүдән соң сайланган өченче президенты ( 19501960), премьер-министры (19371939).

Җәлал Байяр
Төркия президенты
Вазыйфада
1950 ел – 1960 ел
Төркия премьер-министры
Вазыйфада
1937 ел – 1939 ел
Аңа кадәр Исмәт Инөнү
Дәвамчысы Рәфыйк Сәйдәм
Шәхси мәгълүмат
Туган 16 май 1883(1883-05-16)
Бурса иле, Госманлы империясе
Үлгән 22 август 1986(1986-08-22) (103 яшь)
Истанбул, Төркия
Сәяси фирка ТДФ
Җефет Reşide Bayar[d]
Әти Абдуллаһ Фәхми Әфәнде
Белем College Francaise de L'Assomption

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
К. Ататөрек һәм Җ. Байяр. 1937

1883 елның 16 маенда Госманлы империясе Бурса иле Умурбәй авылында, 1877-1878 елгы Рус-төрек сугышы вакытында Плевнадан (Болгария) күчкән мәктәп мөдире Абдуллаһ Фәхми Әфәнде гаиләсендә туган. Мәктәпне тәмамлагач, Гемлик шәһәре (хәзер Бурса эчендә) судында, соңрак банкларда хезмәткәр булып эшли.

1908 елгы Яшь төрекләр инкыйлабында катнаша. «Бергәлек һәм алгарыш» комитетының Измир бүлекчәсен җитәкли.

1920 елның гыйнварында парламентка сайлана. Британия хәрби командованиесе парламентны куып тараткач, Әнкарага китә, Мостафа Кемаль-паша белән якыная, Төркиянең Бөек милли мәҗлесендә Бурса вәкиле булып тора.

1921 елда икътисад министры итеп билгеләнә.

Лозанна конференциясендә (en) (1921-1922) Исмәт Инөнү киңәшчесе буларак катнаша.

1924-1932 елларда үзе нигез салган Төркия эш банкының генераль директоры.

1937 елда илнең премьер-министры итеп билгеләнә. Ләкин Мостафа Кемаль Ататөрекнең вафатыннан соң, яңа президент И. Инөнү белән аңлашылмаучылык килеп чыга, хөкүмәткә каршы оппозициягә күчә. Бу чорда сәяси һәм икътисади карашлары үзгәрә. Икътисадта шәхси милекчелеккә өстенлек бирү, Төркия иҗтимагый тормышында дәүләтнең ролен киметү яклы була.

1946 елда А. Мендерес белән Төркиянең Демократик фиркасен (ТДФ) төзи. 1950 елгы парламент сайлауларында ТДФ җиңүгә ирешә. Мәҗлес (парламент) Җ. Байярны 3 мәртәбә Төркия президенты итеп сайлый (1950, 1954, 1957).

1960 елның 27 маенда булган дәүләт түнтәрелеше вакытында, ил конституциясен бозуда гаепләнеп, үлем җәзасына хөкем ителә. Үлем җәзасы гомерлек төрмә белән алыштырыла. 1964 елда, сәламәтлегенә бәйле, тоткынлыктан азат ителә. 1966 елда ярлыкана. 1974 елда барлык хокуклары кире кайтарыла.

1986 елның 22 августында Истанбулда 103 яшендә вафат була.

Маниса университетына исеме бирелгән.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 3 (Ба-Бо). М.: НИ БРЭ, 2005. ISBN 978-5-85270-331-1

Әдәбият үзгәртү

  1. Kazım Karabekir. İttihat ve Terakki Cemiyeti neden kuruldu, nasıl kuruldu, nasıl idare olundu. İstanbul, 1982.
  2. Feroz Ahmad. The making of modern Turkey. London, 1993.
  3. Ушаков А.Г. Феномен Ататюрка. Турецкий правитель, творец и диктатор. М., 2002.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Элгәре:
Исмәт Инөнү
  Төркия президенты
19501960
Аннары:
Җәмал Гүрсал
Элгәре:
Исмәт Инөнү
  Төркия премьер-министры
19371939
Аннары:
Рәфыйк Сәйдәм