Җумарт Каип улы Оторбаев (1955 елның 18 августы, Фрунзе, Кыргыз ССР, ССРБ) — Кыргыз дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, Кыргызстанның 19 нчы премьер-министры (2014 елның 25 мартыннан 2015 елның 23 апреленә кадәр).

Җумарт Оторбаев
Туган телдә исем кырг. Жоомарт Кайыпович Оторбаев
Туган 18 август 1955(1955-08-18) (68 яшь)
Бишкәк, Кыргыз Совет Социалистик Җөмһүрияте, СССР
Ватандашлыгы  Кыргызстан
Әлма-матер Санкт-Петербург дәүләт университеты
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка бәйсез[d]
Ата-ана
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]

 Җумарт Оторбаев Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Фәндә карьера үзгәртү

Җумарт Оторбаев 1955 елның 18 августында Фрунзе шәһәрендә галимнәр гаиләсендә туа. Әтисе — академик Каип Оторбаев, Кыргыз дәүләт университетының элеккеге ректоры, әнисе — Нанаева Мария Токтогуловна, Кыргызстан дәүләт медицина академиясе профессоры. 1978 елда «физика» белгечлеге буенча Ленинград дәүләт университетын тәмамлый.

Кандидатлык диссертациясен 1981 елда ССРБ ФА П. Н. Лебедев исемендәге Физика институтында яклый (Мәскәү). Докторлык диссертациясен 1989 елда ССРБ Фәннәр академиясенең гомуми физика институтында яклый. Профессорның гыйльми дәрәҗәсе аңа 1990 елда СССР Югары аттестация комиссиясе тарафыннан бирелә. 1981—2005 елларда Кыргызстан Милли фәннәр академиясенең кече, өлкән фәнни хезмәткәре, аннары лаборатория мөдире булып эшли. 1985—1996 елларда Кыргызстан дәүләт университеты укытучысы, өлкән укытучы, профессор. 1996 елдан 2005 елга кадәр Кыргызстан-Россия Славян университеты профессоры.

Бизнеста карьера үзгәртү

1996—1999 елларда — Үзәк Азиядә «Филипс Электроникс» корпорациясе вәкиллегенең баш башкарма директоры. 1999 елдан 2002 елга кадәр Үзәк Азиядә «Филипс Электроникс» корпорациясе вәкиллегенең вице-президенты.

Дәүләт структураларында карьера үзгәртү

2001 елдан 2004 елга кадәр — Кыргызстан Президентының инвестицияләр җәлеп итү буенча махсус вәкиле. 2001 елдан Кыргызстан Президентының ахсус вәкиле. 2002 елдан 2005 елга кадәр — Кыргызстанның икътисад һәм инвестицияләр буенча вице-премьер-министры.Әфганстанга икътисадый ярдәм буенча м

2005 елда «Инвестицион түгәрәк өстәл» ҖЧҖ башкарма директоры булып эшли башлый. 2006 елның апреленнән 2011 елның декабренә кадәр Европа реконструкция һәм үсеш банкы өлкән киңәшчесе. 2011 елның декабреннән Кыргызстанның икътисад һәм инвестицияләр буенча вице-премьеры.

2012 елның 6 сентябреннән — Кыргызстанның беренче вице-премьеры[1]. Бу елларда Кыргызстаннан Бөтендөнья банкы төркемендә, Азия үсеш банкында һәм Европа реконструкция һәм үсеш банкында идарәче була.

Премьер-министр урыны үзгәртү

 
Җумарт Оторбаев Европа киләчәгенә багышланган халыкара конференциядә

2014 елның 26 мартында парламент коалициясе таркалгач һәм 25 мартта элеккеге премьер-министр Җантүрә Сатыбалдиев отставкага киткәч, Җумарт Оторбаев Кыргызстан премьер-министры вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә[2].

3 апрельдә Кыргызстан парламенты хөкүмәтнең яңа составын раслый. Аның өчен Социаль-демократик партия фракцияләре, «Ар-Намыс» һәм «Ата-Мекен» составында 120 депутаттан 103 депутат тавыш бирә[3][4].

4 апрельдә Кыргызстан Президенты Алмазбәк Атамбаев премьер-министр Җумарт Оторбаев җитәкчелегендә яңа хөкүмәтне билгеләү турындагы указга кул куя[5].

Кыргызстанның Евразия интеграцион берләшмәләренә (Таможня берлеге, Бердәм икътисадый киңлек һәм Евразия икътисадый берлеге) керүенең актив якташы булып тора.

2015 елның 23 апрелендә парламентта премьер-министр вазыйфасында эшләү елы һәм аның эшен канәгатьләнерлек дип тану турындагы доклад нәтиҗәләре буенча отставкага китә[6].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Оторбаев Джоомарт Каипович
  2. Lenta.ru: Бывший СССР: Средняя Азия: В Киргизии назначили временного премьера
  3. Lenta.ru: Бывший СССР: Средняя Азия: В Киргизии сменилось правительство
  4. Ъ-Новости — Киргизский парламент утвердил назначение Джоомарта Оторбаева премьером
  5. Президент Киргизии подписал указ о назначении нового правительства | РИА Новости
  6. РИА Новости (23.04.2015). Премьер Киргизии Оторбаев подал в отставку.

Сылтамалар үзгәртү