Җилән (башкорт милли киеме)
Җилән (баш. елән) — ирләр дә, хатын-кызлар да кигән җиңле, мамык салмыйча тегелгән эчлекле, киң таралган озын кием. Бишмәт, казаки, камзул, күлмәк өстеннән каптырмыйча, я каптырма белән эләктереп кигәннәр. Гадәттә кешелеккә, бәйрәмнәргә кия торган кием, калымга да салганнар. Мари, татар, чуаш халыкларында да булган.
Җилән |
Тегелеше
үзгәртүИрләр өчен билсез итеп, туры төшереп, карасу, кер күтәрмәле төсләрдәге мамык, ефәк, бәрхет, атлас тукымалардан теккәннәр. Чабу кырыйларына, итәк һәм җиң очларына ука тасмалар тотып эшләгәннәр, кызыл, комач төсле тукымадан бизәк салганнар.
Хатын-кыз җиләне билле, итәге аска таба киңәйтеп тегелгән. Ачык төстәге бәрхәттән, ефәктән, кара сатиннан теккәннәр. Күкрәк турысына ука-чук, тәңкә-мәрҗән такканнар. Җиңенә, итәгенә, чабу кырыйларына кызыл, яшел, зәңгәр тукымалардан бизәк салганнар, ука, тәңкә теккәннәр.
Җилән төрләре
үзгәртү- Асыл җилән
- Батыша җилән
- Бәрхет җилән
- Ефәк җилән
- Әдрәс җилән
-
Фәхретдин Өмөтбаев (1831—?) — башҡорт-мишәр гаскәре сотнигы. Аның өстендә җилән.
-
Фәхретдин Өмөтбаев Император Николай Икенченең тәхеткә утыру тантанасында. Зичи М.А. 1856
-
Император Александр Икенченең тәхеткә утыру тантанасында башкортлар лачын сунары күрсәтә. Ф. Рубо. 1880-нче еллар
Моны да карагыз
үзгәртү- Җилән — татар милли киеме.
Чыганаклар
үзгәртү- Шитова С. Н., тәрж. Д.К. Үзбәков. Җилән // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
Әдәбият
үзгәртү- Павинская С. А., Бикбулатов Н. В., Кузеев Р. Г. Декоративно-прикладное искусство башкир. Уфа, 1964.
- Башкорт теленең аңлатмалы сүзлеге. Мәскәү: «Русский язык», 1993. 1-нче том — 319 нчы бит.
- Башкиры: Этническая история и традиционная культура. Уфа: Научное издательство «Башкирская энциклопедия», 2002.
- Женская одежда северных башкир // Археология и этнография Башкирии. К. I. Уфа, 1962.
- Казбулатов Г. Х. Историческая память и символика костюма // Ватандаш. — № 3, 2005.
- Костюм татар и башкир Урала 2013 елның 16 декабрь көнендә архивланган.//Народное искусство Урала. Традиционный костюм, ред.-сост. А. А. Бобрихин. Екатеринбург, 2006.
- Руденко С. И. Башкиры: Историко-этнографические очерки. — Уфа: Китап, 2006.
- Шитова С. Н. Башкирская народная одежда. — Уфа: Китап, 1995.