Җилән

Татар милли киеме

Җилән — татарларның традицион җиңел иркен һәм озын яз-җәйге өс киеме.[1]

Җилән
Җилән кигән татар һәм башкортлар
Braun & Schneider. ~1861-1880
Сулдагы ир җилән кигән

Ешрак оч бер төстәге (сары, яшел), кайчак нәзек буй төшкән йон, киҗе-мамык тукымалардан, эчлек куеп, каптырмасыз яисә күкрәк турысына бер төймә тагып тегелә.<[2]

Йон, мамык тукымалардан тегелгән, ешрак гади (сары, яшел төсләр), кайчак нәзек буй төшкән йон, киҗе-мамык тукымалардан эчлек куеп, каптырмасыз яисә күкрәк турысына бер төймә тагып тегелә.[2]

Гадәттә җиләнне озын камзол яки казаки белән олы яшьтәге ирләр кигән.[1][2] Мәчеткә яки башка дәүләт карамагындагы урыннарга барганда кулланылган. Озын камзол белән кыска казаки белән бергә киелгән.[1] Хатын-кызлар җиләне дә ирләрнекеннән аерылмаган. XIX гасыр ахырыннан аларны, нигездә, бай кешеләрнең хатыннары, руханилар кигәннәр, үзенчәлекле япма итеп файдаланганнар.[2]

К. Ф. Фукс билгеләп үткәнчә, XIX гасырның беренче яртысында ук кулланыштан чыга башлый.[3]

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Воробьёв Н.И. Казанские татары. Казань, 1953;
  • Воробьёв Н.И. Одежда и украшения // Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967;
  • Суслова С.В., Мухамедова Р.Г. Народный костюм татар Поволжья и Урала. Казань, 2000.