Светлана Шитова
Светлана Шитова (12 февраль 1936 ел) — хезмәт ветераны, галим-этнограф. 1958-2006 елларда хәзерге Россия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренүләр үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты хезмәткәре, шул исәптән 1970 елдан — өлкән гыйльми хезмәткәр. Тарих фәннәре кандидаты (1968). Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2003).
Светлана Шитова | |
---|---|
Туган | 12 февраль 1936[1] (88 яшь) Волгоград, РСФСР, СССР[1] |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Мәскәү дәүләт университеты[1] |
Һөнәре | галим, этнограф |
Эш бирүче | РФА УФҮ Тарих, тел һәм әдәбият иниституты[1] |
Гыйльми дәрәҗә: | тарих фәннәре кандидаты[d][1] (1968) |
Биографиясе
үзгәртүСветлана Николаевна Шитова 1936 елның 12 февралендә РСФСР-ның Сталинград өлкәсе Сталинград (хәзерге Волгоград) шәһәрендә туа.
1958 елда Мәскәү дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый.
1958 елдан алып СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалының Тарих, тел һәм әдәбият институтында эшли.
1968 елда Мәскәү дәүләт университетында башкорт халык костюмнары тарихы буенча кандидатлык диссертациясе яклый. 1969 елдан Тарих, тел һәм әдәбият институтының өлкән гыйльми хезмәткәре.
2006 елда Уфада С. Н. Шитованың 70 яшьлек юбилеена багышлап «Башкорт халкының этногенезы һәм этник тарихы проблемалары» дигән темага Бөтен Россия гыйльми-гамәли конференциясе үткәрелә.
Фәнни эшчәнлеге
үзгәртү1959 елдан башкорт халкының көнкүрешен һәм мәдәниятен өйрәнү буенча 30 этнографик экспедициягә җитәкчелек итә һәм катнаша. Бер үк вакытта Башкортстанның башка халыкларының да тарихын өйрәнә. СССР Фәннәр академиясенең Этнография институты экспедицияләре составында Үзбәкстан, Татарстан һәм Таҗикстанга бара, Ямал-Ненец милли округының ненец һәм селькуп халыклары этнографиясен өйрәнә. 50-дән артык гыйльми хезмәт һәм алты монография авторы.
Светлана Шитованың фәнни эшчәнлегенең төп юнәлешләре — башкорт халкының борынгыдан алып хәзерге заманга кадәрге матди мәдәниятен һәм декоратив сәнгатен тикәерү. Этнограф милли киемнәрне өйрәнү, башкорт халкының декоратив сәнгатен тикшерү белән шөгыльләнә[2].
Галим эшләгән башкорт халкының матди мәдәниятен классификацияләү һәм типологик характеристикалау методы башка халыкларның этнографиясен өйрәнүдә дә кулланыла.
Гыйльми хезмәтләре
үзгәртүКара, тулы исемлеге монда 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- Башкиры. Историко-этнографический очерк. Уфа, 1963 (соавт.)
- Башкиры // Народы Европейской части СССР. Ч. 2. (Сер. «Народы мира»). М., 1964. С. 682—741 (в соавт. с Р. Г. Кузеевым)
- Декоративное творчество башкирского народа, Уфа, 1979 (соавт.)
- Традиционные поселения и жилища башкир. М.: Наука, 1984;
- Башкирская народная одежда. Уфа, 1995.
- История Башкортостана с древнейших времен до 60-х годов XIX в. Уфа, 1996 (соавт.)
- Резьба и роспись по дереву у башкир. Уфа: Китап, 2001.
- Башкиры: Этническая история, традиционная культура. Уфа: Башкирская энциклопедия, 2002 (соавт.)
- Курганские башкиры. Уфа: Гилем, 2002. (соавт.)
- История архитектурного декора в башкирских аулах. Уфа: Гилем, 2004.
- Народное искусство: войлоки, ковры, ткани у южных башкир (этнографические очерки). — Уфа: Китап, 2006.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
үзгәртү- Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2003).
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Башкорт энциклопедиясе — Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит
- ↑ Янгузин Р.3. Этнография башкир (история изучения). — Уфа: Китап, 2002. — 192 с: ил. (на с.159)
Сылтамалар
үзгәртү- Шитова Светлана Николаевна // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 10 февраль 2021)
- Сайт ИИЯЛ УНЦ РАН 2012 елның 12 май көнендә архивланган. 2012 елның 12 май көнендә архивланган.