Җангали күтәрелеше

Җангали күтәрелеше1615-1616 елларда Җангали Шөгеров җитәкчелегендә Урта Идел буенда рус булмаган халыклар күтәрелеше.

Сәбәпләр үзгәртү

Чуалышларны, Болгавыр заманда җимерелгән ил хуҗалыгын торгызу өчен керем эзләп, хөкүмәт үзе китереп чыгара. 1615 елның августында, патша Михаил Федорович указы нигезендә, “бишенче акча” җыю башлана. Халыкның күчемсез милегенең һәм керемнең бишенче өлеше кадәр салым салу була бу. Крестьяннарның дулкынлануы нәтиҗәсендә, салым җыю берничә елга туктатылып тора. Шулай итеп, Казан воеводасы 1611 елда ясаклы һәм җир салымнары җыелмыйча калганы турында хәбәр итә. 1613 елның апрелендә, Казан воеводаларыннан үзәк хөкүмәт, барлык җыелмыйча калган салымнарны җыярга тәлап итә. Казан краена салым җыючылар җибәрелә. Аларга җыюларны “дәүләт казнасына акча җыюлар табышлырак булсын” дип җыйдырталар. Җыюлар крайның барлык җирләрендә, шулай ук тирәндә, “Казаннан 500 чакрым һәм күбрәк булганга җибәрегез” башлана. Шулай ук, Зөя өязендә дә салым җыя башлыйлар. Хәрби кешеләр, бистә татарлары, сәүдәгәрләр “акчалы салымны түләүдән баш тарттылар”, түләүдән азат итәргә сорап гариза (челобитная) язалар. Хәтта Казан воеводасы да борчылу белән хөкүмәттән рус булмаган халыкларның хәлен начарайтмаска сорый. Ләкин җыюлар дәвам итә.

Халык күтәрелеше үзгәртү

1615 елның нояберендә халыклар дулкынлануы башлана, “казанлы, зөяле һәм башка су буйларындагы шәһәрләрне, татарлар һәм болын чирмешләре таладылар, патшага хыянәт иттеләр”. Хөкүмәт, казанга сорауны чишәргә дип, бояр кенәз Г. П. Ромодановскийны һәм дума дворянины Кузьма Мининны җибәрә. Казаннан кайтып барганда К. Минин үлә. Ә дукнланлану бу вакытта бик тиз үсә. 1616 ел башында күтәрелеш бөтен Казан краен чолгап ала. Хәрәкәттә йомышлы һәм ясаклы татарлар, башкортлар, чувашлар, марилар һәм удмуртлар актив катнашалар. Баш күтәрүчеләрне Җангали Шөгеров җитәкли. Баш күтәрүчеләр Сарапул, Арзамас, Мөрәм, Зөя, Казан тирәсен яулап алалар.


Җангали Шөгеров шәхесе үзгәртү

Алатыр татары һәм кенәз Җангали Шөгеров Ялган Дмитрий II тарафдарлары арасында очрый. 1609 елда ул зур бер отряд белән Казан белән Зөяне яуларга җибәрелә.[1] Башка авторлар халык юлбашчысын казан арты йомышлы татары Җангали Енмаметев белән тәңгәл итә.[2]

Күтәрелешне бастыру үзгәртү

Язга хөкүмәт баш күтәрүчеләргә каршы гаскәр җибәрергә мәҗбүр булалар. “Казан татарларына һәм болын чирмешләренә каршы” чын яу оештырыла. Җибәрелгән ике патша полкы җиңелә. Күп баш күтәрүчеләр һәлак була. Җангали әсирлеккә алына һәм Казанга китерелеп асып куела. Күтәрүчеләрнең икенче җитәкчесе, Янсара Текеев Мәскәүдә җазаланып үтерелә. 1615-1616 елгы күтәрелешнең яңгырашы тагын өч ел дәвам итә.

Воевода Морозовның Мәскәүгә хаты (июнь 1611 ел) үзгәртү

“... Бездә Казанда җыелган акча юк, чөнки чувашлардан һәм чирмешләрдән, ясаклы утарлардан һәм вотчина җирләреннән болгавыр заман өчен өч ел буе бер тәңкә алынмады; кабакларда озак вакыт ябык тора, таможня пошлиналары да җыерга бер ни юк, чөнки астан да, өстән дә бернинди кораблар булмады”.

Чыганаклар үзгәртү

К. Р. Синицына/История Татарстана и татарского народа - Казань:Магариф, 2000

Татарстан һәм татар халкы тарихы/ И.А.Гыйләҗев, В.И.Пискарев, Ф.Ш.Хуҗин. - Казан - Хәтер - 2008.

История татар. /том 5/ Институт истории им. Марджани АН РТ. - Казань.2009.

История Татарии в документах и материалах. - М. - 1937




  1. https://qazan-patsaligi.livejournal.com/27768.html
  2. «Татарская война» после Смуты: взрыв в Поволжье вместо долгожданной стабильности 07:00, 05.11.2016, archived from the original on 2023-01-30, retrieved 2020-01-06