Яүштәләр (яүштә татарлары, себ.тат. яүште татарлары, яүштә, яушта, яушталар ) - себер татарларының этнографик төркеме, Томск өлкәсенең җирле халыклары вәкилләре. Яүштәләрнең саны 300-400 кеше дип исәпләнә. Яүштә халкы Томск шәһәре янында, Том елгасының аскы агымында яшиләр. Халык таралышының тарихи-мәдәни үзәге - Яүштә авылы.

Яүштә татарлары
Үз аталышы

татарлар

яшәү җире

Россия, Көнбатыш Себер

Теле

Себер татар теленең том диалектының яүштә-чат сөйләше

Дине

мөселманнар

Бүтән халыкка керүе

Татарлар

Кардәш халыклары:

чат татарлары, калмак татарлары

Яүштәләр, чатлар һәм калмаклар төрки телле халыклар төркеменә керәләр һәм бергәләп себер татарларының көнчыгыш этно-территориаль төркемен тәшкил итәләр. Яүштәләр аеруча чатларга якын.

Яүштә татарлары төрки телләр гаиләсенең себер-татар теленең том диалектының яүштә-чат сөйләшендә сөйләшәләр.

Тарих үзгәртү

Тикшеренүчеләрнең күпчелеге фикеренчә, яүштә татарлары Көнбатын Себердә яши торган самодий халыкларына күчмә төрки халыкларның зур йогынтысы нәтиҗәсендә барлыкка килгәннәр.

Яүштә халкы составында төрки кушылмаларның килеп чыгышы күп этаплы. Башта бирегә Алтай ягыннан борынгы төркиләр үтеп керә. Яүштә татарлары формалаштыруда кыргыз һәм телес кавемнәре аерым роль уйнаган. 9-10 гасырларда бирегә себер татарларының этногенезына көчле йогынты ясаган кыпчак кабиләләреннән чыккан кимәкләр күчеп килә. Моннан тыш, тикшеренүчеләр яүштә татарлары составында Урта Азиядән чыккан кешеләр дә бар дип фаразлый. Яүштә татарлары саны аларның җиренә руслар килгәч, якынча 800 кеше тәшкил иткән.

1599 елда яүштәләр җиренә килеп чыккан Василий Тырков киңәше буенча, аларның җитәкчесе князь Тоян Ермашев (Ермаметев) 1603 елның җәендә Мәскәүгә патша Борис Годунов янына челобит һәм бүләкләр белән китә. 1604 елның 20 гыйнварында ул Мәскәүгә килә һәм патшага үзенең нәселен Рус патшалыгы хакимиятенә кабул итү һәм яүштә җирендә шәһәр төзү турында үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Яүштә халкы рус дәүләтенә кабул ителә һәм ясактан азат ителә, алар җирендә Том (Томск) шәһәре төзелә.[1][2]

Дин үзгәртү

Бүгенге көндә яүштә татарлары, калган себер татарлары кебек үк, ислам дине тарафдарлары, ә XIX гасыр ахырына кадәр халык ислам белән таныш булмаган, ә шаманчылар булалар. Хәзер дә яүштәләр мәдәниятләренең күп кенә борынгы үзенчәлекләрен саклап калганнар: этләр җигеп йөрү, мехлы хатын-кызлар күкрәклеген.[3]

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Славнин, В. Д. Краткий очерк археологии и этнографии окрестностей Томска : методическое пособие
  • Томилов Н. Сибирские татары // Сибирская старина : краеведческий альманах. - 2001. - № 18. - С. 2-7.
  • Миллер Г. О главнейшем народе Сибири // Сибирская старина : краеведческий альманах. - 2001. - № 18. - С. 10.