Яңа Җияш мәчете
«Рафикъ» мәчете (рус. Мечеть «Рафик» в деревне Новое Зияшево Актанышского района РТ), рәсми исеме Үзәкләшкән дини оешма Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте Актаныш районы мөхтәсибәте Яңа Җияш авылы җирле дини оешмасы «Рафикъ» мәчете ― Татарстанның Актаныш районы Иске Богады авыл җирлегенә керүче Яңа Җияш (Каратал) авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). ТР МДН Актаныш районы мөхтәсибәте карамагында.
Мәчет | |
Яңа Җияш мәчете
«Рафикъ» | |
Ил | Россия |
авыл | 423749 Татарстан, Актаныш районы, Яңа Җияш, Үзәк ур. |
Координатлары | N 55°37′37″ E 53°53′11″ |
Дин | Ислам |
Мәхәллә | ТР МДН Актаныш районы мөхтәсибәте |
Кайсы дини агымга карый | сөнни / хәнәфи |
Бина төре | манарасы түбәсендә урнашкан мәчет |
Нигезләнгән | 2023 |
Төзелеш еллары | 2023—2024 еллар |
Төп даталар: 2024 (ачылу)
| |
Халәте | гамәлдә |
Тарих
үзгәртүАвылда күп еллар дәвамында мәчет эшләгән, XX гасыр башында (1884 елда) мәчет эшләве мәгълүм[1]. Бүләр волостена кергән Мәчти авылыннан бер йорт алып кайтып, мәчет салганнар. 1932 елда мәчет бинасы янган. Аның урынында мәктәп төзелгән[2]. 2023 елда авылда яңа иман йорты торгызырга карар кылалар[3].
Аллаһы йорты 2023 елның 3 мартында төзелә башлаган. 2023 елның май-июнь айларында бинаның нигезен-фундаментын салу, 11 августта диварын күтәрү эшләре башланган. Төзелеш иганәчеләрнең, җирле эшкуар Рафикъ Сәхәбетдинов гаиләсенең (улы, «Чишмә» хуҗалыгы җитәкчесе Ренат Сәхәбетдинов) матди ярдәме белән башкарылган. Төзү эшләрен башлап йөрүче, идарә итүче ― Камил Вагыйз улы Сәхәбетдинов[4].
2024 елның 11 октябрендә мәчет ачу тантанасы булган. Тантанада Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов, Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, Рафикъ Сәхабетдиновның улы, «Чишмә» хуҗалыгы җитәкчесе Ренат Сәхабетдинов һ.б. катнашкан.
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Мәчет ачу тантанасы фотосурәтләре. |
Атамасы
үзгәртүИслам гыйбадәтханәсен җирле эшкуар Рафикъ Вагыйз улы Сәхәбетдинов (1965–2023) хөрмәтенә «Рафикъ» дип атаганнар. Ул танылган һәм ихтирамга лаек кеше булган, үз авылы өчен күп эшләр башкарган: юллар, һәйкәлләр һәм башка социаль объектлар төзүдә ярдәм күрсәткән[5] [6].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Яңа Җияш. Онлайн - энциклопедия Tatarica
- ↑ Яңа Җияш / Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 489нчы бит
- ↑ Ләйсән Газизова. 90 елдан соң азан тавышы: Яңа Җияштә Рафикъ мәчете ачылды. aktanysh-rt.ru, 11.10.2024
- ↑ Ләйсән Газизова. Яңа Җияш авылында «Рәфикъ» мәчетенең диварын күтәрү эше башланды. Актаныш-информ, 11.08.2023
- ↑ Руслан Усманов. Яңа Җияш авылында бүген истәлекле вакыйга - яңа мәчет ачу тантанасы узды. aktanysh_habar
- ↑ Татарстанның Актаныш районында яңа мәчет ачылды. Татар-информ, 11.10.2024
Сылтамалар
үзгәртү- Татарстанның Актаныш районында яңа мәчет ачылды. Татар-информ, 11.10.2024
- Ләйсән Газизова. 90 елдан соң азан тавышы: Яңа Җияштә Рафикъ мәчете ачылды. «Актаныш-информ», 11.10.2024