Яңа вакыт (Ырынбур)

Яңа вакытЫрынбур шәһәрендә чыгып килүче татар газетасы.

Яңа вакыт

Гамәлгә куючы

Ырынбур татар милли-мәдәни автономиясе, өлкә губернаторы аппараты һәм хөкүмәте

Мөхәрир

Фәннүр Гайсаров

Штат корреспондентлары

2

Нигезләнгән

1991

Тел

татар теле

Төп офис

460040, Ырынбур ш., Алтайская ур., 5/4. «Милли авыл»

язылу индексы

53106

1906 елдан 1918 елга кадәр данлыклы меценат-иганәче, бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевлар Ырынбурда татар-төрек дөньясына мәгълүм булган «Вакыт» гәҗитен нәшер иткәннәр. Бәлшәвикләр аны һәм башка гәҗитләрне япканнан соң, бу шәһәр һәм өлкәдәге милләттәшләребез 73 ел дәвамында үз телебездәге матбугатны укудан мәхрүм булдылар.

Илебездә демократия җилләре исә башлагач, Ырынбурның татар җәмәгатьчелеге үз гәҗитен оештыру эшенә керешә. Рәмиевлар гәҗитенең дәвамы буларак кабул ителсен өчен аңа “Яңа вакыт” исеме бирелә. 1991 елда яңадан чыга башлаган бу басма үзенең укучыларын татар халкының бай тарихы белән таныштыра, өлкәдә яшәүче төрле милләт халыклары белән дустанә мөнәсәбәтләрдә яшәр өчен алшартлар тудырырга тырыша. гәҗитне Ырынбур татар милли-мәдәни автономиясе, өлкә губернаторы аппараты һәм хөкүмәте гамәлгә куйган. 2006 елда Ырынбурның киң җәмәгатьчелеге гәҗитнең юбилеен зурлап билгеләде, “Вакыт” гәҗитенә 100 яшь: Ырынбурның татар басма матбугаты” дигән төбәкара фәнни-гамәли конференция үтте.

Чыганаклар үзгәртү