«Ясна» (Авеста телендә:𐬫𐬀𐬯𐬥𐬀) — Авестаның 72 бүлектән (хаити) торган беренче һәм иң әһәмиятле өлеше. Яснаның тексты Зәрдөштлек гыйбадәте вакытында яңгыраган.

Эчтәлек үзгәртү

Яснада алкышлы фикерләргә (вохумане), пәйгамбәр (мантрану) Зәрдөшткә, барлыкка китерүче Ходай Ахурамаздага тугърылык анты (5:1); һәм диюләргә (12:1; 32:3) каһәр бар. Яснада фраваши, «киләчәк коткаручы» (саошьянтлар — 9:2; 26:6) һәм Изге Рух (7:18) турында искә алулар бар һәм шулай ук дөньяви һәм тән дөньясы арасында аеру бар (28:2). Ахура-Мазданың улы буларак аңлашыла торган ут ихтирам белән әйлендерелә (3:2; 4:17), шулай ук Ахурамазданың күзе Кояш (4:16), Илаһ свитасыннан язаталар ихтирам белән әйләндерелә (6:20).
9-ынчы бүлектә хаома турында һәм елларында картлык та, үлем дә булмаган бәхетле Йима патшасы турында һәм шулай ук явыз Ажи-Дахака җанвары турында тарихи хикәя бар.
Ясна караклыктан (12:2) һәм ялганнан (друдж, 18:5) баш тарта, аларга хакыйкать (Аша) һәм тыңлаучанлык (Сраоша) идеаллары каршы куела. Гомумән, Ясна аңлаулары буенча дөнья Үзгәрешкә (Фрашкард — 30:9) мохтаҗ, чөнки Авеста "булуның башында" ике рухның дуализмын раслый (45:2). Иң бөек алкыш булып бөтенлек һәм үлемсезлек тора (47:1).
Яснаның ачык образы булып мистик Чинват күпере (46:10, 51:13, 71:16; Сират күпере белән чагыштырыгыз) тора, аның аша бары тик хаклылар узачак. Гөнаһлылар (кавилар һәм карапаннар, ягъни сихерчеләр һәм Зәрдөштлек дошманнары) шулай ук аның аша узып карарлар, әмма Ялган Өенә (46:11; 49:11) егылып төшәчәк.

Сылтамалар үзгәртү