Яр Чаллы шәһәре байрагы

(Яр Чаллы байрагы битеннән юнәлтелде)

Яр Чаллы шәһәре байрагы (рус. Флаг города Набережные Челны) Яр Чаллы шәһәре халык депутатлары шурасының 2005 елның 17 мартындагы 31/5 нче карары нигезендә расланган.
Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына 1820 нчы сан белән кертелгән.
Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына 14 нче сан белән кертелгән.

Яр Чаллы шәһәре байрагы
Татарстан Республикасы
Россия Федерациясе

Раслау вакыты

17 март 2005

Дәүләт геральдик регистрында номер

1820

Байрак авторлары

Р. Хәйретдинов, Р. Салихов, И. Миңнуллин, К. Мочёнов, О. Афанасьева, К. Переходенко

Байрак идеясе

Ф. Гайфетдинов, Ч. Юсупова

Нисбәте

2:3

Байрак тасвирламасы үзгәртү

«Яр Чаллы шәһәренең байрагы туры почмаклы зәңгәрсу тукымадан гыйбарәт, байракның иңе буена чагыштырмасы - 2:3, шәһәр гербыннан күчерелгән ишкәкле, җилкәнле көймә (кызгылт-сары төс белән контурланган сары, кызыл һәм яшел төсләрдә) һәм габариты тукыма киңлегенең 1/4 өлешен алып торучы, аскы чите буйлап төшерелгән дулкынсыман ак буйлы; көймә аңа тиеп тора, ишкәкләр ак буй өстендә ята».

Байрак символикасын нигезләү үзгәртү

Байракның төп фигурасы булган көймә, байракка ачыклык кертеп, шәһәр атамасын билгели. Көймә — туктаусыз алга хәрәкәт итүне, каршылыкларны җиңеп чыгуны, табигать көчләрен буйсындыруны, максатка ирешүне белдерә.
Көймәнең уң яктагы борынындагы кыз башына охшаган бизәк йорт учагын аңлата.

Киерелгән җилкән юл уңай искән җилне күрсәтә, барлык башлангычлардагы уңышлар турында сөйли. Җилкән өске сызыклары белән рухи яшәеш символы булган, стильләштереп ясалган лалә чәчәген хәтерләтә, Яр Чаллы шәһәрен Татарстанның кабатланмас җәүһәре итеп күрсәтә.

Хәрәкәт итүче ишкәкләр шәһәр халкының табигать биргән көч белән генә (җилкәндәге җил) канәгатьләнмичә, үз хезмәтләрен куеп, алга таба хәрәкәт итәргә омтылышын күрсәтә.

Ак төстәге дулкыннар Чулман елгасын һәм Түбән Кама сусаклагычы күрсәткече. Дулкыннарның ак төсе шәһәр атамасының «ярдагы ак таш» сүзеннән алынган булуын раслый.

Сары төс (алтын төс) — ныклык, бөеклек, байлык, акыллылы, тотрыклылык, ихтирамлылык символы.

Ак төс (көмеш төс) — чисталык, камиллек, рухият, үзара аңлашу символы.

Зәңгәрсу төс (зәңгәр төс) — хакыйкать, намус, игелек символы.

Яшел төс — табигать, сәламәтлек, яз, үсеш, яңарыш символы.

Кызыл төс — хезмәт, батырлык, яшәү дәрте, матурлык, бәйрәм символы.

Авторлар төркеме үзгәртү

Факил Гайфетдинов (Яр Чаллы), Чулпан Йосыпова (Яр Чаллы), Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Константин Мочёнов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Оксана Афанасьева (Мәскәү).

Байрак тасвирламасы Яр Чаллы шәһәр халык депутатлары шурасының 2005 елның 17 мартындагы 31/5 нче карары нигезендә расланган[1].

Моны да карагыз үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Татарстан Республикасының геральдик мирасы. Геральдическое наследие Республики Татарстан. М.: Регионсервис, 2012. ISBN 978-5-9902751-2-6

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү