Ярданг

рельеф формасы

Ярданг, ярдаң (төрки телләрдән — «текә төшкән», «текә түтәл») ― рельеф формасы; җил өрдереп ясалган коридорлар һәм шундый ук формадагы һәм зурлыктагы калдык түтәлләрдән торган дефляцион рельеф. Балчыксыл һәм комсыл яшь күл, сирәгрәк аллювиаль утырмалар өстендә көчле җилләр өстенлек алган юнәлештә хасил була. Мәсәлән, Лобнор күленең төньяк төбе (Үзәк Азиядә), вертикаль стеналы коридорның, тирәнлеге 10-12 метр, түтәлләрнең киңлеге берничә дистә метр, озынлыгы 10 км чамасы ярданглардан тора.

Ярданг
Сурәт
 Ярданг Викиҗыентыкта
Кытайның Цинхай провинциясе Кайдам чүлендә ярданглар
Техастагы ярданглар

Ярданглар Үзәк Азия чүлләренә хас. Шулай ук Тибести(рус.) платосында һәм Аризонада Феникс һәм Уиндоу-Рок торак пунктлары янында очрый. Ярданглар шулай ук Марс планетасында да бар.[1]

«Ярданг» сүзе төрки телләрдән кергән. [2][3] Бу терминны Швеция географы Свен Һедин (1903) Көнбатыш Кытайдагы Лобнор күле янында табылган кыя формаларын сурәтләгәндә кулланган. [4]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ярданги на Марсе 2010 елның 17 ноябрь көнендә архивланган.(ингл.)
  2. Yardang Webster’s Third New International Dictionary, Unabridged. Merriam-Webster, 2002.
  3. Yardang Dictionary.com Unabridged (v 1.1). Random House, Inc. 12 Mar. 2008.
  4. Richard Chorley, Robert Percy Beckinsale: The History of the Study of Landforms: Quaternary and recent processes and forms (1890-1965) and the mid-century revolutions. Geological Society of London, 1964, s. 776. ISBN 978-1-86239-249-6.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү