Яо Мин[2] (кыт. 姚明, 1980 елның 12 сентябре, Шанхай, Кытай) — Кытай баскетболчысы, спорт комментаторы, Кытай баскетбол ассоциациясе президенты. «Хьюстон Рокетс» (НБА) командасы өчен үзәк позициядә уйнаган. НБАда чыгыш ясаган вакытта, 229 см буй белән, чемпионатта иң югары уенчы була. 2004 елда Афинада узган Олимпия уеннарында һәм 2008 елда Пекинда узган Олимпия уеннары ачылышында Кытай җыелма командасының байрак йөртүчесе.

Яо Мин
Туган телдә исем Lua хатасы: expandTemplate: template "lang-zh-cn" does not exist.
Туган 12 сентябрь 1980(1980-09-12)[1] (43 яшь)
Шаңхай, Кытай
Ватандашлыгы  Кытай
Әлма-матер Шаңхай транспорт университеты[d], Shanghai No. 2 High School[d] һәм Antai College of Economics and Management[d]
Һөнәре баскетболчы, автобиограф, эшкуар
Җефет Ye Li[d]
Спорт такымы әгъзасы Шанхайские акулы[d] һәм Һьюстон Рокетс[d]

 Яо Мин Викиҗыентыкта

Карьера үзгәртү

Яо Минның әти-әнисе профессиональ баскетболчы булганнар. Әтисенең буе 202 см, ә әнисенең 190 см, 10 яшьтә үк Яоның буе 165 см тәшкил иткән.

Яо «Шанхай Шаркс» өчен яшүсмер чагында үк уйный башлый һәм әлеге команда өчен 5 ел дәвамында чыгыш ясый, соңгы елда Кытай баскетбол ассоциациясе (КБА) чемпионы була. 2002 елда драфтта 1 нче сайлау хокукына ия булган «Хьюстон Рокетс» командасы тарафыннан сайлана. Моңа кадәр НБАда нибары ике кытайлы гына уйнаган. Беренче сезоннан ук Мин ел саен барлык йолдызлар матчында катнаша. Шуңа да карамастан, «Рокетс» плей-офф стадиясендә зур уңышларга ирешмәгән. Җәрәхәтләнүләр аркасында Мин 2009/2010 елгы сезонны тулысынча калдыра һәм Төркиядә 2010 елгы дөнья чемпионатында уйнамый[3]. 2016 елда Яо Мин баскетболның дан залына кертелә[4].

Яо 2000 елда Сиднейда узган җәйге Олимпия уеннарында Кытай җыелмасында дебют ясый. Ван Чжичжи һәм Менгке Батыр белән бергә алар «Бөек дивар»ны төзегәннәр[5]. 2004 елгы Олимпия уеннарының ачу тантанасында Кытай әләмен күтәреп барган, аның сүзләренә караганда, ул «күптәнге хыялын тормышка ашырган»[6]. 2004 елгы уеннарда, гомумән алганда, команда уңышсыз чыгыш ясый, әмма Мин баскетбол турнирының символик җыелма командасына керә. 2006 елгы дөнья чемпионатында Кытай 1/16 финалга гына җитә.

Аның хатыны Е Ли Кытайның хатын-кызлар баскетбол командасы өчен чыгыш ясаган.

Яо Мин Кытайның иң танылган һәм бай кешеләренең берсе, кайбер эре компанияләр аның белән контрактлар төзегән. Аның НБАдагы беренче еллары турында документаль фильм төшерелә, ә ул автордаш буларак үз автобиографиясен яза. 2009 елның июлендә Яо Мин үзенең элеккеге Кытай «Шанхай Шаркс» клубын сатып ала, аңа җитди финанс кыенлыкларын җиңәргә һәм турнир таблицасының төбеннән күтәрергә ярдәм итү өчен[7]. Яо Мин шулай ук спорт комментаторы булып эшли, баскетбол ярышларыннан репортажлар (шул исәптән 2012 елгы Олимпия уеннарының баскетбол турнирыннан) алып бара[8]. 2017 елда Яо Мин Кытай баскетбол ассоциациясе (CBA) президенты итеп сайлана.

Контур буенча күчереп алынган Яо Мингның көлке йөзе танылган Bitch Please интернет мемына әйләнә[9][10]. Мем көлдергеч кызыксыкмауны символлаштыра.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Internet Movie Database — 1990.
  2. Яо — фамилия
  3. championat.ru: Яо Мин не поможет сборной Китая на чемпионате мира(үле сылтама) (рус.)
  4. Yao Ming Hall of Famers. hoophall.com. Basketball Hall of Fame. 2016-10-19 тикшерелгән.
  5. Wang ZhiZhi Bio Page. NBA.com. әлеге чыганактан 2009-03-07 архивланды. 2009-03-04 тикшерелгән.(ингл.)
  6. Yao Ming realizes his Olympic dream, chinadaily.com.cn (2004-08-13). 23 август 2008 тикшерелде. (ингл.)
  7. championat.ru: Яо Мин доволен своей ролью в «Шанхае» 2010 елның 26 гыйнвар көнендә архивланган. (рус.)
  8. Роман Скворцов: Методом инновационного нанотыка (рус.)
  9. Yao Ming Face / Bitch Please | Know Your Meme
  10. Yao Ming Face / Bitch Please — YouTube

Сылтамалар үзгәртү