Якташлар (газета, Мари Ил)

«Якташлар»Мари Ил Республикасы татарлары газетасы. Татар телендә чыга. Гамәлгә куючы, нәшире һәм баш мөхәррире – Фәнил Зөлкафир улы Мусин-Маматов [1]. 2021 елда А3 форматында 8 полосалы булып чыккан, 2022 елдан А4 форматында 16 битле булып чыга. Әүвәлге тиражы 999 (2022 елдан – 400) данә. 2021 елда газета бушлай таратыла, 2022 елдан подписка ачыла, сатып та алырга мөмкин. Мари Илдә 43 мең, Бәрәңге районында 7 мең татар яши.[2]

Формат

А4


Гамәлгә куючы

Фәнил Мусин

Нәшер итүче

Фәнил Мусин

Нигезләнгән

2021, октябрь

Тел

татар теле

Төп офис

425570 Мари Ил, Бәрәңге районы, Бәрәңге, Тукай ур., 67

Тиражы

999 (2021, октябрь)
400 ↘ (2022, октябрь)


Веб-сайт: ВКонтакте

Тарих үзгәртү

 
Газетаның 1нче (2021 елның октябрь ае) саны

2021 елның октябрь аеннан Марий Эл Республикасының Бәрәңге районы «Безнең тормыш» (Наша жизнь) газетасы баш мөхәррире (шулай ук Мари Ил Татар мәдәни үзәге каршындагы Татар тарихи җәмгыяте шурасы рәисе [3]) Фәнил Мусин үз акчасына республика күләмендә «Якташлар» исемле татарча газета чыгара башлаган.[4]. Октябрь аенда – 1нче, ноябрь аенда – 2нче, декабрь аенда – 3нче саны чыккан. Газетага материалларны тәрҗемәче Рауза Хисмәтуллина, Илмира Хәкимова һәм Ф. З. Мусинның кызы Динара әзерли,[5] версткалаучы Рәшид Хайбрахманов.[6]

Газета башта 999 (2022 елдан – 400, 300) данә белән аена бер тапкыр чыга.[2]иганәчеләр ярдәме белән басыла[6]. Газета башта А3 форматында чыгарылган, 2022 елда А4 форматына күчкәннәр.

Газета республика буенча, Йошкар-Ола, Волжск шәһәрләрендә, Морке, Бәрәңге, Мари-Төрек районнарындагы татар авылларында таратыла. Йошкар-Ола шәһәрендәге Татар мәдәният үзәге дә газетаны таратырга ярдәм итә.

Газета әүвәл «Периодика Марий Эл» акционерлык җәмгыятендә бастырылса (адрес: 424000 Йошкар-Ола шәһәре, Панфилов ур., 39), 2022 елгы ике саны Мари Ил Республикасы хакимияте типографиясендә бастырыла башлаган.[7]

2021 елның 11 ноябрендә Мари Ил Республикасының Татар мәдәнияте үзәгендә «Татар авыллары тарихын өйрәнү. Проблемалар һәм аларны чишү юллары» исеме астында узган Регионара фәнни практик конференциясе резолюциясендә татар телендә чыга торган «Якташлар» республика гәҗите басмасына ярдәм күрсәтү турында дәүләт хакимияте органнары адресына пункт язылган. [8]

Рубрикалар үзгәртү

Газета Мари Ил җөмһүриятендә яшәгән татарларның көнкүрешен тасвирлый. Төп максаты – туган телне, тарихны һәм мәдәниятне саклау. Басмада Мари Ил татарлары тормышына кагылышлы кызыклы язмалар урын алачак. Шулай ук спорт, мәдәният, ислам дине, республикадагы татар авыллары тарихы, татар дөньясы яңалыклары турында укырга мөмкин. Татар авылларын саклап калу проблемасы да күтәрелә.[9]

  • Яңалыклар
  • Авыллар тарихы
  • Хәтер
  • Танылган кешеләр
  • Алтын кул
  • Безнең дин
  • Яшь талантлар
  • Балалар өчен бит[10]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү