Юрий Поройков (23 февраль 1935 ел) — СССР һәм Россия журналисты, язучы һәм шагыйрь, ВЛКСМның Башкортстан өлкә комитеты секретаре (1966-1968), күп кенә хикәяләр, повестьлар, романнар һәм шигъри җыентыклар авторы[1], ИТАР-ТАССның генераль директорының беренче урынбасары.[2][3]. РСФСРның (1985) һәм Башкортстанның (1995) атказанган мәдәният хезмәткәре.

Юрий Поройков
Туган 23 февраль 1935(1935-02-23)
Үлгән 24 гыйнвар 2022(2022-01-24) (86 яшь)
Мәскәү, Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре язучы, журналист, шагыйрь
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Биографиясе үзгәртү

Юрий Дмитриевич Поройков 1935 елның 23 февралендә Башкорт АССРның Баймак шәһәрендә туган[4].

1956 елда К.А.Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлый һәм авыл мәктәбендә укытучы булып эшли.

1958 елдан алып СССР Фәннәр Академиясе Башкортстан филиалының редакция‑нәшрият бүлеге мөхәррире.

1963-78 елларда — комсомол хезмәткәре: 1960 елдан — ВЛКСМның Уфа шәһәре Киров район комитеты, 1962 елдан — ВЛКСМның Уфа шәһәр комитеты секретаре, 1963 елдан — 1‑нче секретаре, 1966-1968 елларда — ВЛКСМның Башкортстан өлкә комитеты секретаре.

1968 елдан Мәскәүдә: ВЛКСМның Үзәк Комитетында — бүлек мөдире, 1972-1979 елларда — «Яшь коммунист» журналының баш мөхәррире, 1980-1991 елларда — "Литературная газета"ның» баш мөхәррир урынбасары.

Иҗаты үзгәртү

«Тормыш күз ачып йомган ара кебек» («Мгновение как жизнь»; 1980), «Урманнарның яшел сулышы» («Лесов зеленый вздох»), «Ашлык бөртекләре» («Зерна»; икесе дә — 1985), «Барысы да монда — минем белән һәм миндә» («Все здесь — со мною и во мне»; 1995), шигъри җыентыклары, «Әле яшим» («Пока живу»; 1988), «Күпләрдән бер» («Один из многих»; 1990) проза, «14 тән 17‑гә кадәр» («От 14 до 17»; 1973), «Олыгаю — авыр чор» («Трудная пора — взросления»; 1980) публицистик китаплары авторы.

Юрий Поройковның әсәрләре әдәп-әхлак, миһербанлылык тәрбияләү, яхшылык һәм намуслылык мәсьәләләренә багышланган. «Кардагы йолдыз» («Звезда на снегу», 1981; башкортча 1983) поэмасы шәхесне камилләштерү, кешеләрдә әдәп-әхлак кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү турында.

Шигырьләрен Кадим Аралбай, Марат Кәримов, Хәсән Назар, Сафуан Әлибай, Әсхәл Әхмәт‑Хуҗа башкорт теленә тәрҗемә иткән.

БАССР Югары Советының 7‑нче чакырылыш депутаты.

1986 елда «Мелодия» фирмасы Юрий Поройков шигырьләренә Ленинград композиторлары Евгений Ростовский һәм Александр Третьяков язган җырлар белән пластинка чыгара[5][6].

Дискографиясе үзгәртү

  • 1986 — «Заповедная страна» («Поройков Юрий шигырьләренә җырлар») — винил.

Сайланма җырлар үзгәртү

  • «Помолчим» (Александр Третьяков музыкасы), Эдита Пьеха җырлый
  • «Заповедная страна» (Александр Третьяков музыкасы), Екатерина Семенова җырлый
  • «Нагадали» (Александр Третьяков музыкасы), Ольга Зарубина җырлый
  • «Остановись!» (Александр Третьяков музыкасы), Алексей Глызин җырлый
  • «Берега» (Александр Третьяков музыкасы), Павел Смеян җырлый
  • «Моя планета» (Евгений Ростовский музыкасы), Лариса Долина җырлый
  • «Когда-нибудь» (Евгений Ростовский музыкасы), Павел Смеян җырлый
  • «Воспоминание» (Евгений Ростовский музыкасы), Михаил Боярский җырлый[7]

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

РСФСРның (1985) һәм Башкортстанның (1995) атказанган мәдәният хезмәткәре.

Ленин комсомолы премиясе (1980)

Бунин (2007) премиясе лауреаты

«Хөрмәт Билгесе» ордены (1971, 1977).

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү