Вәлиев Юнер Сәлим улы (рус. Валеев Юнер Салимович; 8 июль 1953 ел) — муниципаль хезмәткәре һәм хуҗалык эшмәкәре. Һөнәре — ветеринария табибы. Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе (2002). Башкортстан Республикасының беренче чакырылыш (1995-1999) Дәүләт Җыелышы — Корылтай һәм Башкортстан Республикасының икенче чакырылыш (1999-2003) Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты итеп сайланган[1]. Милләте — башкорт.

Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
Туу датасы 8 июль 1953(1953-07-08) (70 яшь)
Туу урыны Зилаер районы, БАССР, РСФСР, СССР
Сабыр, Зилаер районы, БАССР, РСФСР, СССР
Һөнәр төре байтар
Әлма-матер Башкорт дәүләт аграр университеты

Биографиясе үзгәртү

Юнер Сәлим улы Вәлиев 1953 елның 8 июлендә Башкортстан Республикасының Зилаер районындагы Сабыр авылында туган.

Югары белемле — Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган.

Хезмәт юлын 1970 — Зилаер районы «Башкирский» игенчелек совхозының Сабыр бүлекчәсендә авыл хуҗалыгы эшчесе булып башлый.

1970—1971 елларда — Юлдыбайзы 4-се авыл һөнәри-техник училищесының водителләр курсында белем ала.

1971—1973 елларда — Совет Армиясендә хезмәт итә.

1973—1974 — Зилаер районының «Башкирский» игенчелек совхозы бүлекчәсенең авыл хуҗалыгы эшчесе.

1974 елда — Зилаер районының «Башкирский» игенчелек совхозы водителе.

1975—1980 елларда — Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының ветеринария факультетында укып чыга.

1980—1982 — Зилаер районы «Башкирский» игенчелек совхозының өлкән ветеринария табибы.

1982-1984 — Зилаер районының «Юлдыбай» совхозында баш зоотехник.

1984—1993 — Зилаер районының «Сабыр» совхозы директоры.

1993—2005 — Зилаер район Советы башкарма комитеты рәисе — район хакимияте башлыгы

2006 елдан — Башкортстан Республикасының Зилаер районы муниципаль район хакимияте башлыгы[2].

Җәмәгать эшмәкәрлеге үзгәртү

1995 елда Юнер Сәлим улы Вәлиев Зилаер районы буенча 47-се Зилаер сайлау округынан Башкортстан Республикасының 1-нче чакырылыш Дәүләт Йыйылышы — Корылтай депутатлары ((1995—1999)) Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты итеп сайлана, ә 1999 елда исә Зилаер районы буенча 46 нчы Зилаер сайлау округыннан икенче тапкыр республиканың законнар чыгару югары органына Башкортстан Республикасының 2-нче чакырылыш (1999—2003) Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутатлыгына кандидатлыкка күрсәтелгән һәм халык аңа ышаныч күрсәткән.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе
  • «Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы» күкрәк билгесе
  • Салават Юлаев ордены
  • Башкортстан Республикасының Мактаулы грамотасы
  • Башкортстан Хөкүмәтенең Мактаулы грамотасы
  • Эчке эшләр министрлыгының Мактаулы грамотасы
  • Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтаеның Мактаулы грамотасы

Шулай ук карагыз үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының 1-се чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутатлары
  • Башкортстан Республикасының 2-се чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутатлары

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Парламентаризм в Башкортостане: история и современность. Документы и материалы / Сост. В. Г. Азнагулов, З. Г. Хамитова. — Уфа: Гербы, 2005. — К. 2. — ISBN 5-8258-0204-5.

Сылтамалар үзгәртү