Юкаменское

авыл, район үзәге (Удмуртия, Россия)

һәм [1]

Юкаменское
удм. Юкаменск
Нигезләнү датасы 1770
Рәсми тел ар теле һәм рус теле
Дәүләт  Россия[1]
Нәрсәнең башкаласы Юкамен районы һәм Юкаменское сельское поселение[d]
Административ-территориаль берәмлек Юкаменское сельское поселение[d] һәм Глазау өязе
Халык саны 3940 (2012)[2]
Почта индексы 427680
Җирле телефон коды 34161
Карта

Юкаменское (удм. Юкаменск, рус. Юка́менское) ― авыл, Удмуртиянең Юкаменское районы муниципаль округы һәм Юкаменское авыл управасы (2021 елга кадәр Юкаменское авыл җирлеге) административ үзәге. [3] Халык саны – 3495 кеше (2021).[4]

География үзгәртү

Авыл республика башкаласы Ижау шәһәре үзәгеннән төньякка таба 177 км, Глазов шәһәреннән Юкаменское тракты буенча 60 км ераклыкта, Лекма елгасына Юкаменка елгасы кушылган урында урнашкан.

Сәгать зонасы үзгәртү

Юкаменское авылы, бөтен Удмурт Республикасы кебек үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан. Кулланылган вакытны UTC өчен күчерү + 4: 00 тәшкил итә.

Тарих үзгәртү

Авылга XVIII гасырның 70- елларында православие гыйбадәтханәсе төзүгә бәйле рәвештә нигез салына. 1775 елда Глазов өязенең Юмское волосте крестьяннары чиркәү төзү турында үтенеч белән мөрәҗәгать итә, чөнки иң якын чиркәү Укан авылында, 70 чакрымнан артык ераклыкта урнашкан була. Изге Синодның 1776 елның 24 октябрендәге карары белән Солшурка елгасында урын билгеләнә, соңрак чиркәү төзисе урын Лекма елгасы ярына күчерелә. Авыл Ю-Каменское-Богоявленское исемен ала. Ул чорда 11 хуҗалыкта 69 кеше (күбесенчә, чиркәү хезмәткәрләре, сәүдәгәрләр) яшәве билгеле. 1791 елның 15 декабрендә җирле үзидарә карары белән Юкаменское авылы төзелә. [5] Башта авылда халыктан җыелган акчага агач гыйбадәтханә төзелә, 30 елдан соң настоятель Неофит Ильич Мышкин тырышлыгы белән чиркәүнең кирпеч бинасы салына, төзелеш 1837 елда тәмамлана. 1846 елда чиркәү-приход мәктәбе, 1860 елда чиркәү-приход башлангыч училищесы ачыла. 1936 елда таш чиркәү җимертелә.[5]

1914 елда авылда почта хезмәте булдырылган. 1926 елда радио, 1927 елда электр сузылган. 2003 елда авылга газ кергән.[5]

Революциягә кадәр авыл ― Нократ губернасы Глазов өязе Юмское волостеның, 1929 елдан ― Вотяк автономияле өлкәсенең Юкаменское районы үзәге. 1963-1967 елларда ― Глазов авыл районы составына кергән. [5]

2021 елдан Юкаменское районы муниципаль округы үзәге.[3]

Халык саны үзгәртү

Халык саны
2002[6]2010[7]2012[8]
432641043940

2010 елгы җанисәп буенча, район халкының 40,21 % ы район үзәге — Юкаменское авылында яшәгән.

Икътисад үзгәртү

  • Җитен заводы
  • Авыл урман хуҗалыгы
  • «Юкаменское» ҖЧҖ

Мәгариф үзгәртү

  • Юкаменское урта гомуми белем бирү мәктәбе [9]
  • «Юкаменское районы мәгарифне үстерү үзәге» муниципаль автоном учреждениесе
  • Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе
  • Балалар иҗаты йорты
  • «Ладушки», «Солнышко», «Березка» балалар бакчалары

Мәдәният үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Юкаменскоеда сугышчыга һәйкәл.
  • Туган якны өйрәнү музее
  • Үзәкләшкән китапханәләр системасы
  • «Октябрьский» район мәдәният йорты
  • Балалар сәнгать мәктәбе
  • Декоратив-гамәли сәнгать һәм һөнәрчелек үзәге [10]
  • «Бөек Ватан сугышы елларында сугышта һәлак булган якташларга һәйкәл» мемориаль комплексы (1975)

Дин үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Гыйбадәтханә булып хезмәт иткән элеккке китап кибете бинасы.
 
Изге Троица чиркәве
Православие

Изге Троица храмы. [11] Юкаменскоеда приход торгызу 1990-еллар башында башланган. 1991 елда приходка дини йолалар башкару өчен элеккеге китап кибете бинасы бүлеп бирелгән. 2003 елда кибет бинасы авария хәленә килүгә бәйле рәвештә, «Удмуртэнерго» АҖ ярдәме белән приход яңа бинага күченә. «Русснефть» АҖ нигезләгән «САФМАР» хәйрия фонды матди ярдәме белән 2015 елда чиркәүнең яңа бинасы төзелә. [12]

Шәхесләр үзгәртү

  • Петр Алексеевич Ясницкий (1891-1968), терапевт, Усть-Качка курортына (Пермь крае, Пермь районы) нигез салучы.
  • Юрий Борисович Шерстнев (1941—2017), театр һәм кино актеры., РСФСР атказанган артисты (1985), сугыш вакытында гаиләсе белән Юкаменскоеда яшәгән.
  • Әмир Әсхәт улы Бузанаков (1951), район башлыгы, районның мактаулы гражданы (2016).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 GEOnet Names Server — 2018.
  2. http://www.webcitation.org/6XGMZPE6J
  3. 3,0 3,1 Закон Удмуртской Республики от 01.04.2021 № 21-РЗ «О преобразовании муниципальных образований, образованных на территории Юкаменского района Удмуртской Республики, и наделении вновь образованного муниципального образования статусом муниципального округа». әлеге чыганактан 2021-04-11 архивланды. 2023-02-05 тикшерелгән.
  4. ЧИСЛЕННОСТЬ НАСЕЛЕНИЯ РОССИИ, ФЕДЕРАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, СУБЪЕКТОВ РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ, ГОРОДСКИХ ОКРУГОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ РАЙОНОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, ГОРОДСКИХ И СЕЛЬСКИХ ПОСЕЛЕНИЙ, ГОРОДСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ, СЕЛЬСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ С НАСЕЛЕНИЕМ 3000 ЧЕЛОВЕК И БОЛЕЕ
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 История. 2020 елның 31 октябрь көнендә архивланган. Муниципальное образование «Муниципальный округ Юкаменский район Удмуртской Республики»(рус.)
  6. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
  7. Итоги Всероссийская перепись населения 2010 года. 5. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов – районных центров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи человек и более. әлеге чыганактан 2013-11-14 архивланды. 2013-11-14 тикшерелгән.
  8. Каталог населённых пунктов Удмуртской Республики. Численность постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2015-03-24 архивланды. 2015-03-24 тикшерелгән.
  9. О школе. 2023 елның 5 февраль көнендә архивланган. МБОУ Юкаменская СОШ
  10. Учреждения культуры. 2020 елның 29 сентябрь көнендә архивланган. Муниципальное образование "Юкаменский район"
  11. Храм Святой Троицы с. Юкаменское. Приходской сайт
  12. В этом году в селе Юкаменское откроется новый храм. safmar.ru, 08.05.2015

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү