Югары Суыксу мәчете
Югары Суыксу мәчете (рус. Мечеть в деревне Верхние Суык-Су Тукаевского района) ― Татарстанның Тукай районы Түбән Суыксу авыл җирлегенә[d] караучы Югары Суыксу авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе. ТР МДН Тукай районы мөхтәсибәте карамагында. Тукай районында эшләп килүче 58нче мәчет[1].
Мәчет | |
Югары Суыксу мәчете
| |
Ил | Россия |
авыл | 423895, Татарстан, Тукай районы, Югары Суыксу, Үзәк ур., 39а. |
Координатлары | N 55° 35' 41.496" E 52° 16' 20.64" |
Дин | Ислам |
Мәхәллә | ТР МДН Тукай районы мөхтәсибәте |
Кайсы дини агымга карый | сөнни / хәнәфи |
Бина төре | манарасы түбәсендә булган мәчет |
Төп даталар: 2024 (ремонттан соң ачылу)
| |
Халәте | гамәлдә |
Тарих
үзгәртү1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда мәчет, мәдрәсә, 1913 елда биредә малайлар өчен мәктәп һәм кызлар өчен 2 мәктәп булган[2]
1897 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Уфа губернасы Минзәлә өязе Югары Суыксу авылында 640 кеше (311 ир-ат һәм 329 хатын-кыз) яшәгән, шуларның 638е мөселманнар[3].
Авылда 2010 елда 292 кеше [4], 2020 елда 436 кеше яшәгән, татарлар.
2024 елның 31 августында зур төзекләндерү эшләреннән соң мәчет яңадан ачылган.
Тасвирлама
үзгәртүБер катлы мәчетнең мәйданы ― 160 квадрат метр. Мәчет каршында дини курслар һәм ифтарлар үткәрү өчен 50-60 кеше сыйдырышлы янкорма корылган. Барлык уңайлыклар тудырылган тәһарәтханә бар. Мәчеттә ир-атларга һәм хатын-кызларга гыйбадәт кылу өчен барлык шартлар булдырылган. Югары Суыксу авылы мәчете су, газ, электр белән тәэмин итү буенча инженерлык челтәрләренә тоташтырылган, әйләнә-тирәсе матурлап тәртипкә китерелгән.
Югары Суыксу авылы мәчете имам-хатыйбы Наис хәзрәт Сәйфетдинов. Тукай районы мөхтәсибәте (район имам-мөхтәсибе Тәүфик улы Инсаф хәзрәт Сәүбәнов[5]) карамагында[6].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Тукай мөхтәсибәтендә зур төзекләндерү эшләреннән соң мәчет ачылды. Татар-информ, 31.08.2024
- ↑ Верхний Суык-Су. Татарская энциклопедия
- ↑ Населенные места Российской империи в 500 и более жителей с указанием всего наличного в них населения и числа жителей преобладающ.pdf
- ↑ Ойконим: Верхний Суык-Су.toponym.antat.ru
- ↑ Инсаф Саубанов
- ↑ Мухтасибаты и имамы-мухтасибы. Духовное Управление Мусульман Республики Татарстан