Эсфирь Медникова

Эсфирь Максимовна Медникова (1920 елның 6 гыйнвары[2], Мәскәү1988 ел, Мәскәү) — совет лингвисты, англистика һәм лексикология өлкәсендә белгеч. Филология фәннәре докторы (1972), профессор (1974).

Эсфирь Медникова
Туган телдә исем рус. Эсфирь Максимовна Медникова
Туган 6 гыйнвар 1920(1920-01-06)[1]
Мәскәү, РСФСР[d]
Үлгән 1988
Мәскәү, СССР
Күмү урыны Вострәков зираты[d]
Ватандашлыгы  РСФСР[d]
 СССР
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре телбелгеч, англист, лексиколог, университет профессоры
Эш бирүче Мәскәү дәүләт университетының филология факультеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d] (1972)
Гыйльми исем: профессор[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Эсфирь Медникова 1920 елның 6 гыйнварында Мордух Мовшевич (Макс Моисеевич) Зинде (1897[3]—1975[4]) һәм Гинда Шимоновна (Семеновна) Зинде (1900[5] яки 1899[6]—1975) гаиләсендә туа[7]. Балачак елларында күпмедер вакыт Лондонда (1932—1935), анда әтисе сәүдә вәкиле булып хезмәт иткән, һәм Америкада яши. Әтисе 1917 елда Слуцк советының хәрби-революцион саклау бүлеге секретаре була.

Әнисе Мәскәүгә күчкәнче тегүче остаханәсендә укучы була. Гимназиянең дүрт сыйныфын тәмамлаган.

Эфирь Максимовна 1938 елда Фәлсәфә, әдәбият һәм тарих институтына (ИФЛИ) укырга керә (1941 елда ИФЛИ Мәскәү дәүләт университеты белән тоташтырыла); укырга кергзнче Александр Стояновскида кияүдә була. Аның белән бергә Сергей Лазоның кызы Ада, Мате Залканың кызы Талка, сәяси грамота дәреслеге авторы Я. В. Волин кызы Виктория, Н. С. Лейтес укый. Эсфирь Максимовна инглизчә иркен сөйләшкән һәм тагын бер телне өйрәнү өчен алман бүлегенә керә, әмма бишенче курста инглиз төркеменә күчә һәм гомере буе шунда эшли[8].

1942 елда Ташкент өлкәсенең Среднечирчикск (хәзерге вакытта Уртачирчикск) районы Кумаул (хәзер Кумовул) авылында әнисе белән эвакуациядә була.

М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаганнан соң МДУ филология факультетының Инглиз теле кафедрасында укыта. Кандидатлык диссертациясе — «Хәзерге инглиз телендә бәя бирү сыйфатлары» (1954), докторлык диссертациясе «Сүзлек составын тикшерү проблемалары һәм ысуллары (хәзерге инглиз теле материалында)» (1972).

Язучы Анатолий Мельников белән кияүдә була. 1946 елның августында кызлары Алинә туа. Тиздән алар аерылышалар.

Әнисе белән бергә Востряковск яһүд зиратына җирләнгән.

Гаилә үзгәртү

  • Абыйсы — Михаил Максович Зинде (1938—2006[9]), инглиз теленнән тәрҗемәче-синхрончы, филология фәннәре кандидаты, Мәскәү чит телләр институты профессоры.
  • Кызы — Алина Анатольевна Медникова (1946, Мәскәү), Торонто университетында шәфкать туташы, 2009—2012 елларда «Место встречи — Монреаль» журналы өчен мәкаләләр язган[10], Канадада яши.

Төп хезмәтләр үзгәртү

  • Александр Иванович Смирницкий. — М.: Издательство МГУ, 1968. — 58 с. — (Замечательные учёные Московского университета.)
  • Основы компонентного анализа / О. С. Ахманова, М. М. Глушко, И. В. Гюббенет и др.; под ред. Э. М. Медниковой — М.: Издательство МГУ, 1969. — 98 с.
  • Теория перевода и сопоставительный анализ языков / Под ред. Э. М. Медниковой. — М.: Издательство МГУ, 1985. — 143 с.
  • Англо-русский словарь глагольных сочетаний / Под общ. руководством Э. М. Медниковой. — М.: Русский язык, 1986. — 634 с.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. код VIAF
  2. Воспоминания Михаила Максовича Зинде
  3. Зинде Макс Моисеевич (1897) (рус.). 28 март 2018 тикшерелде.
  4. Прости и прощай
  5. Медникова Эсфирь Максимовна, Москва, Востряковское — еврейские кладбища | Иудаизм и евреи на Toldot.ru. Toldot.ru — Иудаизм и евреи. 2018-03-27 тикшерелгән.
  6. Карточка эвакуированного(үле сылтама): Зинде Гинда Семёновна
  7. Медникова Эсфирь Максимовна, Москва, Востряковское — еврейские кладбища | Иудаизм и евреи на Toldot.ru. Toldot.ru — Иудаизм и евреи. 2018-03-27 тикшерелгән.
  8. Н. С. Лейтес «История моей жизни»: В книге фигурирует как «Фира Зинде».
  9. М. М. Зинде
  10. Место встречи — Монреаль

Сылтамалар үзгәртү