Эраст Перцов

рус язучысы

Эраст Перцов, Эраст Петр улы Перцов (рус. Эраст Петрович Перцов, 1804 елның 29 ноябре (11 декабре), РИ, Воронеж1873 елның 12 (24) июле, РИ, Санкт-Петербург) — XIX гасыр рус язучысы, шагыйрь, драматург, публицист.

Эраст Перцов

Тугач бирелгән исеме: Эраст Петрович Перцов
Туу датасы: 11 декабрь 1804(1804-12-11)
Туу урыны: РИ, Воронеж
Үлем датасы: 24 июль 1873(1873-07-24) (68 яшь)
Үлем урыны: РИ, Санкт-Петербург
Ватандашлык: Русия империясе Русия империясе
Эшчәнлек төре: язучы, мөхәррир
Иҗат итү еллары: 18281873
Юнәлеш: шигърият, сатира
Жанр: шигырь, очерк
Иҗат итү теле: рус
Дебют: 1828, «Русский зритель»

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1804 елның 29 ноябрендә (11 декабрендә) Воронеж шәһәрендә Казан губернасыннан булган асылзатлар гаиләсендә туган. 1811 елдан гаиләсе белән Казанда, 1824 елдан Санкт-Петербургта яши. 1823 елда Мәскәү университеты каршындагы дворян балалары өчен пансионны тәмамлаган. 1827 елга кадәр Галиҗанәп кабинетында, соңрак статс-секретарь канцеляриясендә хезмәт итә. «Северная пчела» журналында эшли. 1847—1854 елларда «Журнал общеполезных сведений» басмасында мөхәррир вазифасында.

1830-елларда озаклап Казанда яши. Шагыйрь Е. А. Боратынский белән яхшы таныш була. 1833 елда Казанга килгәндә, Эраст Перцов янында А. С. Пушкин була. Берничә тапкыр аның янында рус актеры М. С. Щепкин(рус.) тукталган. Казанда Эраст Перцов дворян җәмгыятенең үзәгендә булган, «җәмгыятьнең тормышын җанландыручы» булып саналган. Шагыйрә Александра Фуксның әдәби түгәрәгенә йөри.

1861 елда Санкт-Петербургта А. И. Герценның(рус.) «Колокол»(рус.) газетасы белән хезмәттәшлек иткән өчен кулга алына. Тентү вакытында Эраст Перцовка юлланган хат пакеты белән Казан губернасы Бездна авылында булган крестьян чуалышларын тасвирлаган материаллар алына. Э. П. Перцов Түбән Новгородка сөрелә (сәламәтлеге начар булу сәбәпле азат ителә). Үзенә үзе кул сала.

«Ришвәт алу сәнгате. Мәрхүм титуляр советник Тяжалкин кәгазьләре арасында табылган кулъязма» (1830) сатирасы, «Андрей Бичев, яисә яхуд Мин кешеләрдән көләм» (1833) комедиясе, «Механиканың гомумхалык курсы» (1847) белешмәлеге, крепостной хокукны тәнкыйтьләүче шигырьләр, сәяси вазгыять, министрлыкларның эшчәнлеге, крестьяннар чуалышларына багышланган очерклар цикллары авторы.

Әдәбият

үзгәртү
  • Бобров Е. А. А. А. Фукс и казанские литераторы 30-40-х гг. «Русская старина», 1904. Т.119, № 7.
  • Сидорова М. М. Татар энциклопедиясе. Перцов Эраст Петрович. «Казан утлары», 2013 ел, май. 175нче бит.

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү