Энгельс Колмөхәммәтов

Энгельс Варис улы Колмөхәммәтов (1951 елның 1 октябре, Каратавлы, Салават районы, Башкорт АССР) — Россия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. 5 нче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты[1]. «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы[2].

Энгельс Колмөхәммәтов
Туган 1 октябрь 1951(1951-10-01) (72 яшь)
Малаяз, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Русия ЭЭМның идарә итү академиясе[d]
Һөнәре сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре нәмзәте[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Энгельс Колмөхәммәтов 1951 елның 1 октябрендә Башкорт АССРның Салават районы Каратавлы авылында туган. 1974 елда Уфа нефть институтының җитештерү процессларын автоматлаштыру факультетын «автоматлаштыру буенча инженер-механик» белгечлеге буенча тәмамлый.

1974 елдан 1976 елга кадәр взвод командиры вазыйфасында Совет Армиясе сафларында хәрби хезмәт итә.

1976 елдан Уфа шәһәрендә яши. Башта Урал-Себер магистраль нефть үткәргечләре белән идарә итүнең үзәк автоматика һәм телемеханика лабораториясе инженеры булып эшли, аннары 1978 елдан ВЛКСМның Совет районы комитетының икенче секретаре итеп билгеләнә. 1980 елдан СБКФның Совет район комитеты инструкторы булып эшли. 1981 елда ВЛКСМ Уфа шәһәр комитетының беренче секретаре вазыйфасын ала.

1988 елда Мәскәү шәһәрендә ССРБ Эчке эшлер министрлыгы академиясен тәмамлый һәм Башкортстан ЭЭМ җәмәгать куркынычсызлыгы хезмете булеге начальнигы урынбасары вазыйфасына эшләргә керә. 1993 елда ведомстводан тыш сак идарәсе башлыгы булып эшли. 1994 елдан Башкортстан Республикасы буенча салым полициясе департаменты директоры. 1995 елдан — Башкортстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе башлыгы.

2002 елда Башкортстан премьер-министры урынбасары, 2002 елда — Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле аппаратының баш федераль инспекторы итеп билгеләнә. 2007 елда Башкортстан Президенты киңәшчесе була. 2007 елда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Башкортостан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре итеп билгеләнә. 2012—2016 елларда «"Янган Тау" шифаханәсе» ДУП директоры.

1998 елдан шулай ук «Башкортстан Республикасының биатлон федерациясе» региональ иҗтимагый оешмасы рәисе. 5 нче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты[3] һәм 1 нче, 2 нче, 5 нче чакырылыш Башкортстан Корылтае депутаты итеп сайлана.

Салым полициясе Генерал-лейтенанты (1995). Икътисад фәннәре кандидаты (2007). Башкортстанның атказанган юристы (2000).

Бүләкләр үзгәртү

  • Салават Юлаев ордены (2001);
  • Халыклар Дуслыгы ордены (2011);
  • «Башкортстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены (2016);
  • «Хезмәт батырлыгы өчен» медале (1986);
  • «ЭЭМда яхшы хезмәт иткән өчен» билгесе (1989);
  • «Салым полициясенең Мактаулы хезмәткәре» билгесе (1996);
  • Башкортстан Республикасы мактау грамотасы (2000)
  • Башкортстан Республикасы Корылтаеның мактау грамотасы (2006);
  • Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасының мактау грамотасы (2011);
  • РФ ЭЭМ мактау грамотасы.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Кульмухаметов Энгельс Варисович, archived from the original on 2019-12-18, retrieved 2021-09-30 
  2. Кульмухаметов Энгельс Варисович
  3. Депутат Государственной Думы Кульмухаметов Энгельс Варисович