Эльмира Ахундова

Ахундова Эльмира Хөсәен кызы (әзери. Elmira Hüseyn qızı Axundova, 26 май 1953 ел) — галим-филолог, язучы, дәүләт эшлеклесе. 2005-2020 елларда Әзербайҗан Республикасы Милли җыелышы депутаты. 2020 елдан Республиканың Украинадагы гадәттән тыш һәм тулы хокуклы илчесе. Филология фәннәре кандидаты (1984). Әзербайҗанның халык язучысы (2018).

Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  СССР
 Әзербайҗан
Туу датасы 26 май 1953(1953-05-26) (70 яшь)
Туу урыны Раменский район[d], Мәскәү өлкәсе, РСФСР, СССР
Ире яки хатыны Рамиз Ахундов[d]
Һөнәр төре әдәби тәнкыйтьче, тәрҗемәче, сәясәтче, язучы, журналист, публицист
Эшчәнлек өлкәсе әдәбият[1], публицистика[d][1], әдәби критика[d][1] һәм translations from Azerbaijani[d][1]
Башкарган вазыйфа Яурупа Шурасы сөйләшүханәләре ассамблеясенең алмаштыручы әгъзасы[d][2] һәм депутат Милли Меджлиса Азербайджана[d][3]
Әлма-матер Бакы дәүләт университеты
Бүләкләр
орден «Слава» народный писатель Азербайджана Почётный диплом Президента Азербайджанской Республики заслуженный журналист Азербайджана State Prize of the Republic of Azerbaijan орден «За службу Отечеству» II степени

Биографиясе үзгәртү

Эльмира Хөсәен кызы Ахундова 1953 елның 26 маенда Мәскәү өлкәсенең Раменский районында туган. Бакы хореография училищесе каршындагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, стенография һөнәре буенча техникумга укырга керә. 1971 елда стенографист булып хезмәт эшчәнлеген башлый.

1976 елда Бакы дәүләт университетының филология факультетын кызыл дипломга тәмамлый.

1977-1980 елларда Әзербайҗанның Телевидение һәм радиотапшырулар буенча дәүләт комитетының кече мөхәррире була.

1980 елдан 1988 елга кадәр Әзербайҗан Язучылар берлегенең референты һәм консультанты, ә 1988 елдан алып 1991 елга кадәр Низами исемендәге Әдәбият институтының Көньяк Әзербайҗан әдәбияты бүлегенең өлкән гыйльми хезмәткәре булып эшли.

1984 елда «филология фәннәре кандидаты» гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[4].

1990 елдан 1998 елга кадәр «Литературная газета»ның Әзербайҗан буенча үз хәбәрчесе. 1993 елдан 2002 елга кадәр «Азатлык» радиосының үз хәбәрчесе[5].

2002 елдан Бакы славян университетының тәрҗемә теориясе һәм практикасы кафедрасы доценты.

2005 елдан алып 2020 елга кадәр Әзербайҗан милли җыелышы депутаты була. Хезмәт һәм социаль сәясәт буенча Милли җыен комитеты әгъзасы, Әзербайҗан-Люксембург дуслыгы парламент төркеме җитәкчесе[6], БДБ Парламентара ассамблеясенең Мәдәният, мәгълүмат, спорт һәм туризм буенча комиссия рәисе урынбасары.

2018 елның 25 маенда Әзербайҗан әдәбиятын үстерүдәге казанышлары өчен «Халык язучысы» дигән мактаулы исемгә лаек була[7].

2020 елның 12 мартында Әзербайҗан Президенты Илһам Алиев Эльмира Ахунованы Әзербайҗан Республикасының Украинадагы гадәттән тыш һәм тулы хокуклы илчесе итеп билгеләү турындагы боерыкка кул куя[8].

Библиография үзгәртү

  • Ходжали: хроника геноцид
  • Анар Мамедханов: судьба капитана[9]
  • Искрящийся родник духовности[10]
  • Ильхам Алиев: портрет президента на фоне перемен[11]
  • Гейдар Алиев: личность и эпоха[12]
  • Антология поэзии Южного Азербайджана[13]

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • «Дан» ордены (2003)
  • Әзербайҗанның атказанган журналисты (2005)
  • Әзербайҗан Республикасы Президентының Почет дипломы (2013)
  • Әзербайҗанның дәүләт премиясе (2014)
  • Әзербайҗанның Халык язучысы (2018)

Шулай ук карагыз үзгәртү

  • Ахундов, Рамиз

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Чешская национальная авторитетная база данных
  2. http://www.assembly.coe.int/nw/xml/AssemblyList/MP-Details-EN.asp?MemberID=5691
  3. http://www.meclis.gov.az/?/az/deputat/
  4. disserCat — электронная библиотека диссертаций
  5. Размышления коллеги по случаю юбилея Эльмиры Ахундовой
  6. Эльмира Ахундова: «Азербайджан представляет немалый интерес для Люксембурга»
  7. 1news. Эльмире Ахундовой вручены удостоверение и нагрудный знак Народного писателя Азербайджана - ФОТО. 1news.az. 2020-03-12 тикшерелгән.
  8. Эльмира Ахундова назначена послом. Информационное Агентство Репорт. 2020-03-12 тикшерелгән.
  9. Ахундова, Эльмира. . — ISBN 978-9952-34-314-4, 9952-34-314-0.
  10. Алибейли, Гюльрух, author. .
  11. Ахундова, Эльмира, author. . — ISBN 978-5-8243-2074-9, 5-8243-2074-8.
  12. Akhundova, Ėlʹmira, author. . — ISBN 978-5-88373-040-4, 5-88373-040-X, 978-5-88373-041-1, 5-88373-041-8, 978-5-88373-042-8, 5-88373-042-6, 2017409224.
  13. Akhundova, Ėlʹmira, compiler, translator. Gulieva, Khuraman, compiler. . — ISBN 2013485234.