Эльвира Аеткулова

Эльвира Ринат кызы Аеткулова (баш. Эльвира Ринат ҡыҙы Айытҡолова, 19 август 1973 ел, ССРБ, РСФСР, Башкортстан АССР, Учалы районы, Яңа Байрамгул) — галим-филолог, журналист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, югары мәктәп укытучысы. Башкортстан Республикасының V һәм VI чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты. Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтае рәисе урынбасары [1]. Бөтендөнья башкортлар корылтае (конгрессы) — җәмәгать оешмаларының халыкара берлеге Президиумы рәисе (2019 елдан). Филология фәннәре кандидаты.

Эльвира Аеткулова
Туган телдә исем баш. Айытҡолова Эльвира Ринат ҡыҙы
Туган 19 август 1973(1973-08-19) (50 яшь)
Яңа Байрамгул, Учалы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре журналист, галим, җәмгыять активисты, сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты
Эш бирүче Башкорт иярчен телевидениесе, Башкорт дәүләт университеты һәм Башкортстан Корылтае
Сәяси фирка Бердәм Русия
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

 Эльвира Аеткулова Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Эльвира Ринат кызы Аеткулова 1973 елның 19 августында Башкортстан АССРның Учалы районы Яңа Байрамгул авылында туган.

1998 елда Башкорт дәүләт университетының башкорт филологиясе һәм журналистика факультетын тәмамлаган.

19972004 елларда «Даирә» иҗат берләшмәсенең хәбәрчесе, комментаторы, җитәкчесе. «Башкортстан» ДТРК һәм «Бөтенрусия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалының «ВГТРК Корпункты» сәяси күзәтүчесе.

20042010 елларда — «Юлдаш» республика мәгълүмат-музыка радиоканалының баш мөхәррире.

2010-2013 елларда — Башкортстан Республикасының «Башкортстан» телестудиясенең баш мөхәррире.

БДУның рус теле һәм чагыштырма филология кафедрасы ассистенты булып эшли.

Җәмәгать эшчәнлеге үзгәртү

2013 елда Эльвира Аеткулова Башкортстан Республикасының V чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты итеп сайлана, Мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты әгъзасы була. «Бердәм Россия» Бөтенрусия сәяси партиясенең Корылтайдагы фракциясе әгъзасы.

Гомумрусия «Россия өчен» Халык фронты җәмәгать хәрәкәтенең Үзәк штабы әгъзасы, Башкортстан Республикасы төбәк штабы рәистәше.

«Кече ватан мәдәнияте» проекты координаторы[2], Д. А. Медведевның җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе.

2019 елның 28 июнендә Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы) — җәмәгать оешмаларының халыкара берлеге Президиумы рәисе итеп сайлана[3].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы
  • Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтайның Почёт грамотасы, күкрәк билгесе

Гаиләсе үзгәртү

Тормыш иптәше белән ике кыз тәрбиялиләр.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү