Шаһиев Эдуард Мөстәкыйм улы (рус. Шагеев Эдуард Мустакимович; 17 март 1944 ел) — рәссам, график, иллюстратор. БАССРның атказанган рәссамы (1983). РСФСРның Рәссамнар берлеге әгъзасы. Халыкара Сәнгатьләр Академиясе академигы.

Эдуард Шаһиев
Туган 17 март 1944(1944-03-17) (80 яшь)
Омск, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 РСФСР
Һөнәре рәссам

Биографиясе үзгәртү

Эдуард Мөстәкыйм улы Шаһиев 1944 елның 17 мартында Омск шәһәрендә дөньяга килгән.

1945 елдан алып Уфада, 1967 елдан башлап Мәскәүдә яши.

1965 елда И.Д.Шадрин исемендәге Свердловск сәнгать училищесына укырга кергән һәм интерьер буенча рәссам һөнәре алган.

1971 елда Мәскәүдәге Строганов Югары художество‑‑сәнәгать училищесының дизайн факультетын тәмамлаган.

1973 елдан РСФСР Рәссамнар Берлеге әгъзасы.

2000 елдан алып "Рәссам" татар‑башкорт рәссамнары берлеге җитәкчесе.

Иҗаты үзгәртү

Әсәрләренең төп идеясе – Галәм киңлегендә кеше. Эдуард Мөстәкыйм улы Шаһиев аны образлар символикасы аша чагылдырырга омтыла:икесе дә 1991 язылган "Олы дөнья сөеклесе" (1990), "Тын гына ихлас әңгәмә бара...", "Ак җәймәләрдә кара аккош", 2000 елда язылган "Кыргый көндәш" - шундыйлардан.

1991 елда иҗат ителгән ""Өч туган" башкорт биюе" эшендә ата‑бабалар җире белән бәйләнеш гәүдәләндерелә.

19701990 елларда Мәскәүдәге "Балалар әдәбияты" нәшрияты белән хезмәттәшлек итә.

90‑елларда Ливанда һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә була, анда күргәзмәләр оештыра, рус һәм совет сәнгате буенча лекцияләр укый.

1970 елдан алып күргәзмәләрдә катнаша. Шәхси күргәзмәләре Мәскәү (1990, 2004, 2009, 2010) һәм Уфа (2017) калаларында үтә.

Эшләре Дәүләт тарихы музее, Көнчыгыш дәүләт музее (икесе дә – Мәскәү), БДМ коллекцияләрендә, Русиядә һәм чит илләрдә шәхси тупланмаларында саклана [1][2]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Шаһиев Эдуард Мөстәҡим улы
  2. Шагеев Эдуард Мустакимович

Чыганаклар үзгәртү

  • Шагеев Эдуард Мустакимович [1]

Сылтамалар үзгәртү

  • Шаһиев Эдуард Мөстәкыйм улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 15 март 2021)