Ырынбур дәүләт педагогия университеты
Ырынбур дәүләт педагогия университеты (рус. Оренбургский государственный педагогический университет) — Ырынбурның югары уку йорты.
Нигезләнгән | 1919 |
---|---|
Ректор | Светлана Александр кызы Алешина |
Адрес | 460844, РФ, Ырынбур, Совет ур., 19 |
Сайт | ospu.ru |
Тарихы
үзгәртү1919 елның 19 октябре — Ырынбур халык мәгарифе институтына нигез салына.
1930 елда Ырынбур халык мәгарифе институты Ырынбур дәүләт педагогия институты дип үзгәртелә.
1938—1957 елларда В. П. Чкалов исемендәге Чкалов дәүләт педагогия институты дип аталган.
1996 елда В. П. Чкалов исемендәге Ырымбур дәүләт педагогия институты университет статусын ала — Ырымбур дәүләт педагогия университеты.
Факультетлары
үзгәртү- Табигать һәм икътисад институты
- Физик тәрбия һәм спорт институты
- Педагогика һәм психология институты
- Мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү институты
- Өзлексез белем бирү институты
- Чит телләр факультеты
- Физика-математика факультеты
- Тарих факультеты
- Филология факультеты
Тәмамлаучылар
үзгәртүМоны да карагыз:Төркем:Ырынбур педагогия институтын тәмамлаучылар
- Антонов Василий Иванович — совет дәүләт һәм партия эшмәкәре.
- Әхмәтов Галым Хакимулы — казакъ язучысы.
- Исаак Калина — 2010 елдан Мәскәү шәһәре мәгарифе департаменты җитәкчесе. Педагогия фәннәре докторы.
- Уханов Иван Сергеевич — совет һәм русия язучысы, публицист, мөхәррир, техник-оператор, журналист.