Ык (Чулман кушылдыгы)
елга
(Ык елгасы битеннән юнәлтелде)
Ык елгасы (лат. тат. Iq, баш. Ыҡ, рус. Ик) — Чулманның сул кушылдыгы.
География | |
---|---|
АТБ | Татарстан, Башкортстан, Ырынбур өлкәсе |
Ил | Россия |
Координатлар | 55°42'8"тн, 53°22'59"кнч, 53°55'27"тн, 54°3'7"кнч |
РДСР | 10010101312111100027667 |
Tarddiad | Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы |
Нинди сулыкка коя | Түбән Кама сусаклагычы |
Бассейн мәйданы | 18 100 км² |
Озынлык | 571 километр |
Су чыгымы | 45,5 ±0.001 м³/с |
Башкортстан Республикасында башлана, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгын кисеп үтә, елга тамагы Минзәлә районының Бикбау авылыннан көнчыгыштарак. Озынлыгы 436 км (Татарстанда 120 км), бассейнының мәйданы 14990 км². Төп кушылдыклары Татарстан территориясендә: Югары Кандыз, Кандыз, Димескәй, Томбарлы, Баулы, Эстәрле, Мәллә елгалары. Су чыгымы күләме Нагайбәк авылы (Башкортстан) янында 3610 м³/с (1947), суының иң аз вакытындагы минеральләшүе 700—1000 мг/л дан 6000 мг/л га кадәр. Су агышы үзгәртелгән. Татарстан Республикасының табигать истәлеге (1978).