Дим (Ык кушылдыгы)

елга
(Димескәй (елга) битеннән юнәлтелде)

Дим елгасы, Димескәй суы —Ык елгасының сул кушылдыгы. Озынлыгы 85,7 км, Татарстан Республикасы чикләрендә 56 км. Бассейнының мәйданы 1151 км². Ырынбур өлкәсенең Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгыннан башлана, Бөгелмә һәм Баулы районнары территориясеннән ага, Ютазы районы Екатериновка посёлогыннан 3,5 км көнчыгыштарак Ык елгасына коя. Елга башының абсолют биеклеге 300 м, тамагыныкы - 98 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 15%. Димескәй үзәне үрге агымында каньонсыман, тирән һәм тар, тамагына таба кискен асимметрик, рельефында урыны-урыны белән катламнар чагыла. Димескәй тугаеның киңлеге үрге агымнарында 50 м дан алып тамагына таба 1,5-2 км га кадәр.

Димескәй (елга)
География
АТБ Татарстан
Ил Россия
ДДӨБ 101 метр Edit this on Wikidata
Координатлар 54°32'46.14"тн, 53°26'2.04"кнч
РДСР 10010101312111100028107
Нинди сулыкка коя Ык Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 1100 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 85,7 километр Edit this on Wikidata
Карта

Елга юлы бормалы, тармакланмаган. Димнең 0,8 дән алып 27,6 км га кадәр озынлыктагы 30 кушылдыгы бар, иң зурлары: Сулы (27,6 км), Кырым-Сарай (18,1 км), Акбаш (17 км) - сул кушылдыклар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,34 км/км².

Елганың туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1 дән 10 л/с•км² га кадәр (кушылдыкларда). Елга режимын күзәтү Татар Димескәе авылы янындагы гидрологик постта алып барыла (1948 елдан). Су биеклегенең уртача еллык тирбәнешләре 2,5 м (макс. 2,9 м). Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 152 мм, ташу агымы катламы 75 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры - апрельнең беренче көннәрендә башлана, 25-30 көн дәвам итә. Максималь су чыгымы 152 м³/с (1982). Боз китү ташуның иң көчле вакытына туры килә һәм 3 көнгә якын дәвам итә. Челлә тотрыклы, кайвакыт җәйгесе 7 көнләп дәвам итүче яңгыр ташкыннары белән бозыла. Ташу агымы катламы 70-80 мм тәшкил итә. Елга, гадәттә, ноябрьнең беренче декадасында туңа. Кыш азагына бозның калынлыгы 90-95 см га җитә. Бозның максималь калынлыгы 185 см (1969). Боз катуның уртача дәвамлылыгы 140-145 көн. Суның уртача еллык чыгымы 2,51 м³/с. Дим елгасы китерелмәләренең уртача күпьеллык агымы 35 мең т. Суның уртача болганчыклыгы 430 г/м³ (максималь 2400 г/м³ га кадәр). Суы гидрокарбонат-сульфат-кальцийлы, язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе 400-1000 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан артыграк.

Дим елгасы бассейнында гомуми күләме 1,87 млн. м³ булган 5 буа бар. Дим Татарстан Республикасының табигать истәлеге (1978). Дим бассейнында Спас чишмәләре, Петровка наратлары, Татар Димескәе аланы, Урдалы Тау табигать истәлекләре урнашкан.

Чыганак үзгәртү

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. 2016 елның 4 март көнендә архивланган.