Акбаш (Димескәй кушылдыгы)

елга

АкбашРоссия территориясеннән ага торган елга. Татарстан[1] биләмәләрендә ага. Димескәй (Дымка) елгасына кушылып, аның кушылдыгы булып тора. Елга озынлыгы 17 км.

Акбаш
География
АТБ Татарстан
Ил Россия
Координатлар 54°36'35.3"тн, 53°8'12.5"кнч, 54°30'54.0"тн, 53°13'58.1"кнч
РДСР 10010101312111100028183
Нинди сулыкка коя Дим Edit this on Wikidata
Озынлык 17 километр Edit this on Wikidata
Карта

Татарстанда Ютазы районы территориясе буйлап ага. Елга башы Енәй авылыннан 1 км төньяк-көнбатыштарак, тамагы Акбаш авылыннан 0,6 км көньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 260 м, тамагыныкы — 145 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 8%. Акбашның 0,6 дан алып 4 км га кадәр озынлыктагы 4 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,4 км/км². Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,1 л/с•км². Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 75 мм, ташу вакытындагы су катламы 70 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрьнең беренче ун көне эчендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,01 м³/с. Язын суы каты (6-9мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л га кадәр.

Су реестры мәгълүматы

үзгәртү

Россия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Чулман бассейн округында урнашкан. Кече елга бассейны — Чулман кушылдыклары бассейны Агыйдел кушылганчы, елга бассейны — Чулман.[2]

Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча:[2]

  • Дәүләт су реестрында су объектының коды — 10010101312111100028183
  • Гидрологик өйрәнү (ГӨ) буенча коды — 111102818
  • Бассейн коды — 10.01.01.013
  • ГӨ буенча саны — 11
  • ГӨ буенча чыгарылышы — 1

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. «Гидротехник Корылмалар һәм дәүләт су кадастрының Россия Үзәк реестры».
  2. 2,0 2,1 РФ су реестры мәгълүматлары: Акбаш.

Сылтамалар

үзгәртү