Шри Шри Радһа Гыйбадәтханәсе, Спәниш Форк

Шри Шри Радһа Кришна Гыйбадәтханәсе Спәниш Форктан бераз гына көньяккарак Америка Кушма Штатларында Ютада, Юта Округында Һинд дине тарафдарлары җәмәгате ихтыяҗларын тәэмин итү өчен Юта Графлыгында төзелгән булган.[1] Гыйбадәтханәдә фасыл фестивальләре, өйләнүләр, кабул итүләр һәм башка дога өчен һәм медитация өчен атна саен хезмәтләр була.

Америка Кушма Штатларында, Ютада Һоли бәйрәме.

Тарихы үзгәртү

 
Гыйбадәтханә кышын, 2008 елның январе

The history behind the Шри Шри Радһа Кришна гыйбадәтханәсенең тарихының тамырлары Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте тарафларында (ISKCON) һәм аларның дөньяда киңрәк дине һәм Һинд мәдәнияте турында сөйләргә тырышуларында. Бу хәрәкәтнең йогынтысы меңнәрчә ел элек Кришна турында нигез ышануларында һәм шуңа өстәп хәзерге Кришна Аңы яклы шәхесләрдә, мәсьәлән, Свами Прабхупада. Шри Шри Радһа Кришна гыйбадәтханәсенең булуы күбесенчә Чару Дас (элек Кристофер Уорден) тырышуларына һәм аның ИСККОН эчендә эшчәнлегенә рәхмәтле. Тумышы белән Америкалы булып Чару Дас, Америка Кушма Штатларыннан Вьетнам Сугышында катнашмас өчен протест белдереп киткән. Ул шуннан соң Аурупада, Һиндстанда һәм Сингапурда сәяхәт иткән. Сингапурда ул киләчәк хатыны белән танышкан һәм алар шуннан соң тормыш буена Халыкара Кришна Аңында эшләрен башлаганнар. Икәү Австралиягә барганнар, алар шунда яшәгәннәр һәм тормыш буе эшләгәннәр. Кришна тугърылары белән берничә ел уздыргач, Чару Австралиядән киткән һәм Америка Кушма Штатларына кайткан, анда ул ИСККОН өчен берничә вазифада хезмәт иткән. Чару Дас беренче мәртәбә Ютага 1975 елда Бригэм Юнг Университетына ИСККОН трасты астында китаплар сату өчен сәфәр кылганда килгән. Аның илһамланулары уңай булганнар һәм алар толерантлык һәм кызыксыну атмосферасына олы бәя биргәннәр. Соңрак елларда Беркли, Калифорния янында позициясеннән киткәннән соң ул Ютага кайткан. 1996 елның 10 ноябрендә Спэниш Форктан бераз көньяктарак гыйбадәтханәнең хәзерге урнашуында нигезләү церемониясе булган һәм 1998 елның 16 февралендә гыйбадәтханә төзелеше башланган. Шри Радһа Кришна гыйбадәтханәсе һәр елны чәчәк ата башлый, чөнки аңа турларда да, фасыл фестивальләрдә дә меңнәрчә кунаклар килә.

Чаралар, фестивальләр үзгәртү

 
Һоли вакытында гыйбадәтханә, 2012 елның апрелендә.

Гыйбадәтханәдә табигый амфитеатр бар, ул меңнәрчә кешеләр сыйдыра. Марттан октябрьгә кадәр гыйбадәтханәдә гадәттә тамашалар була, мәсьәлән, сәнгать һәм фотография күргәзмәләре, кухня татып караулар, Һиндстан буенча мәдәни күргәзмәләр, Рамаяна эпосының гала маскарады, 20 фут (6,1 м) биеклегендәге Равана шәйтаны сурәтен яндыру, өйләнүләр һәм кабул итүләр, идарә ителгән лама турлары һәм фейерверклар. Бу урында шулай ук һәдияләр кибете бар. Күп зиярәт итүчеләр була, мәсьәлән, мәктәпләр, скаут төркемнәре, җәй яки олылар оешмалары һәм гаилә очрашу төркемнәре була.[2]

Ел саен Көнбатыш Ярымшарда Һоли фестивале (ул шулай ук Буяулар Фестивале буларак мәгълүм) бәйрәм ителә, гадәттә төрле яшьтәге һәм төрле дини килеп чыгышлы җәмәгатькә Һинд дине юлламасы өйрәтелә. Кунаклар Һиндстаннан китерелгән төрле төсле порошок (гулаал) сатып ала алалар, алар аны көн дәвамында махсус вакытта һәрберсенә яки һавага ташлыйлар, бу вакытта музыка башкарыла. Һоликаның репликасы – убырлы утта яндырыла.

Атна саен хезмәтләр үзгәртү

 
Гыйбадәтханә каршысында парклау урыны, 2006 августы

Кришна гыйбадәтханәсендә хезмәтләр җәмәгатькә иртәнге сәгать 6:00-дан кичке сәгать 7:30-га кадәр була. Һәр якшәмбе кичке 5:00-тә сыену һәм даими хезмәтләр башкарыла һәм алар өйрәнчекләр өчен ачык. Шулай ук бушлай Йога һәм медитация дәресләре була.

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү