Шамил Башкиров
Шамил Башкиров, Шамил Шаһвәли улы Башкиров, рус. Башкиров Шамиль Шагивалеевич (Шахвалеевич) (1927-2010) — галим-физик, физика-математика фәннәре докторы (1970), професор (1971), ТР ФА мөхбир-әгъзасы (1994), РСФСР атказанган фән эшлеклесе (1980). КФУның шәрәфле профессоры (2004)[1].
Шамил Башкиров | |
---|---|
Туган телдә исем | Шамил Шаһвәли улы Башкиров |
Туган | 1 гыйнвар 1927 Казан |
Үлгән | 4 март 2010 (83 яшь) Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | галим-физик |
Ата-ана |
|
Гыйльми дәрәҗә: | физика-математика фәннәре докторы[d] |
КФУда яңа фәнни юнәлешне (Мессбауэр спектроскопиясе) нигезләүче.
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1927 елның 1 гыйнварында Казанда, Татарстан АССР дәүләт эшлеклесе Шаһвәли Башкиров гаиләсендә туган. Әти-әнисе репрессияләнгән. Казан дәүләт университетының физика-математика факультетын бик яхшыга тәмамлаган (1951)[2]. «К теории парамагнитной спин-решеточной релаксации» темасына физика-математика фәннәре кандидатлыгына (1958, җитәкчесе С.А. Альтшулер) һәм «Применение ядерного гамма-резонанса к исследованию парамагнитных кристаллов» темасына докторлык диссертациясе (1971) яклаган.
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1951-1955 Мари дәүләт педагогия институтының физика кафедрасы ассистенты.
- 1957-1960 Казан дәүләт педагогия институтының физика кафедрасында өлкән укытучы.
- 1960-1969 Казан дәүләт университетында теоретик һәм эксперименталь физика кафедрасы доценты.
- 1969-1994 КФУ каты җисем физикасы кафедрасын оештыручы һәм мөдире, 1971-2010 кафедра профессоры.
Гыйльми эшчәнлеге
үзгәртүМагнит резонансы һәм парамагнит релаксациясе буенча белгеч буларак, мессбауэр спектроскопиясен тикшерү төркеме (лаборатория 1969 елда кафедра итеп үстерелә) оештыра. Гомуми физика, теоретик физика, каты җисем физикасы буенча 320 дән артык фәнни хезмәте нәшер ителгән. Магнитлы җисемнәрнең, ферритларның микротөзелешен гамма-резонанслы тикшерүе белән халыкара абруй казана. 26 фән кандидаты (шул исәптән, Мисыр, Сүрия, АКШ өчен), 4 фән докторы әзерләгән.
Фәнни хезмәтләре
үзгәртү- О поляризации ядерных моментов и ширине линии ядерного резонанса в кристаллах солей иона Сu2+ // Журнал экспериментальной и теоретической физики. 1958. Т. 35, вып. 3;
- О влиянии оптического излучения на электрическое квадрупольное взаимодействие ядра парамагнитного иона // Письма в Журнал экспериментальной и теоретической физики. 1966. Т. 3, вып. 6;
- Влияние обменного взаимодействия магнитных ионов на интенсивность мессбауэровского спектра // Физика твердого тела. 1967. Т. 9, № 10;
- Магнитная микроструктура ферритов. Казань, 1978;
- Кинетика фазообразования в процессе синтеза алюминий-замещенного гексаферрита // Неорганические материалы. 1999. Т. 35, № 12;
- Мессбауэровские исследования некоторых систем перовскитподобных оксидов // Исследовано в России: электронный журнал. 2004;
- Магнитное упорядочение и электрические свойства ферриманганитов. Saarbrücken, Deutschland, 2010.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртүТатарский энциклопедический словарь. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
Сылтамалар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ КФУ шәрәфле профессорлары исемлеге, archived from the original on 2018-01-03, retrieved 2015-10-21
- ↑ Әти-әнисе репрессияләнгән булу сәбәпле, аспирантурага кабул итмиләр, Казанда эшкә алмыйлар