Шаварш Карапетян

Карапетян Шаварш Владимирович — (әрм. Շավարշ Վլադիմիրի Կարապետյան; 19 май 1953 ел, Ванадзор, Әрмән ССР, СССР) — су астыннан йөзү буенча совет спортчысы, 11 тапкыр дөнья рекордчысы, 17 тапкыр дөнья чемпионы, 13 тапкыр Аурупа чемпионы, 7 тапкыр СССР чемпионы, С ССРның атказанган спорт мастеры(1982)[1]. Россия Су асты йөзү ассоциациясенең Почётлы президенты.«Хөрмәт билгесе» ордены, шулай ук халыкара комитетның «Гадел уен өчен» билгесе белән бүләкләнгән(ингл. Fair Play). Дистәләрчә кешеләрне берничә һәлакәттә коткарган.

Шаварш Карапетян
Туган телдә исем әрм. Շավարշ Վլադիմիրի Կարապետյան
Туган 19 май 1953(1953-05-19) (70 яшь)
Ванадзор[d], Әрмән Совет Социалистик Республикасы, СССР
Яшәгән урын Мәскәү
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре йөзүче

Биографиясе үзгәртү

Шаварш Владимирович Карапетян 1953 елның 19 маенда Кировакан шәһәрендә (хәзерге — Ванадзор) туган. 1964 елда гаиләсе белән Ереванга күчеп килә, ул шунда урта мәктәпнең 8 сыйныфын һәм автомеханика техникумын тәмамлый. Шаварш Владимирович интервьюларының берсендә әйтүенчә, аның атасы якынча дүрт яшендә тәүге тапкыр автомобиль йөрттереп караган, ә җиде яшендә инде Шаварш «Победа» автомобилен шәһәр буйлап үзе йөртә алган.

1975-1976 елларда БакыПВО округында хәрби хезмәт үтә.

1991 елда Мәскәүгә күчеп киләләр. 1993 елда Әрмәнстанның мөстәкыйльлек алуы сәбәпле, бу илдә авыр икътисади хәл килеп туган була.

Кешеләрне коткаруы үзгәртү

8 гыйнвар, 1974 үзгәртү

1974 елның 8 гыйнварында Шаварш Карапетян автобуста спорт базасыннан Ереванга кайтып барган.

Автобуста утыздан артык пассажир, шул исәптән, спортчылар була. Машина нигәдер көйсезләнгәнгә, шофер автобусны туктатып, салоннан тикшерергә чыккан. Түбәнгә туктатылган автобус шул ук вакытта аска тәгәри башлый. Шаварш шофер булмавын беренче булып күреп ала, шофер кабинасының пыяласын вата һәм тарлавыкка китеп барган автобусны тау ягына юнәлтә. Карапетян, сорауларга җавап биреп, «Мин барысыннан да якын утыра идем», — дип җавап бирә[2] .

16 сентябрь, 1976 үзгәртү

1976 елның 16 сентябрендә иртәнге якта Шаварш Карапетян агасы һәм дусты белән йөгереп кайтып килгән. Алар очраклы гына троллейбус сусаклагычка төшеп киткән җиргә килеп чыгалар. Карапетян шунда ук суга сикерә. Троллейбустагы кешеләрне коткара башлый, аларны көймәдә утырган агасына тапшырып тора. Троллейбуста 92 кеше булган, 10 метр тирәнлектән Шаварш берни күренмәгән урында 46 кешене сөйрәп чыгара, аларның егермесе исән кала. Бер чыгарганы кеше түгел, урындык булып чыга. Карапетьянның сүзләре буенча, еш кына шул урындык төшенә керә, чөнки тагын бер кешенең гомерен коткара алыр идем дип нык көенгән була.

Тәне пыялаларга киселеп беткән егет шул хәлдән соң каты авырып китә, пневмония, сепсис сулыгын нык какшата[3]

15 февраль, 1985 үзгәртү

1985 елның 15 февралендә Карапетян кешеләрне янгыннан коткаруда катнаша. Ереванның Спорт-концерт комплексында янгын чыга һәм Карапетян беренчеләрдән булып ярдәм күрсәтергә ташлана. Коткару операциясе барышында тәне пешә һәм җәрәхәтләр ала.

Спорттагы рекордлары үзгәртү

  Тышкы медиафайллар

1976 елның 16 сентябрендәге вакыйгалардан соң савыгып,1977 елда спортка кайту белән Карапетян тагын да бер рекорд куя — 400 метр дистанциягә акваланг белән йөзеп, бу өлкәдә дөньяның иң көчле спортчы булуын исбатлый: 6,2 секундка 3 минутта шул араны үтә. Тик спорт карьерасын аннары дәвам итә алмый — авыруы көчәя. Ул үсмерләр спорт мәктәбе директоры булып эшли башлый[4].

Гаиләсе үзгәртү

Шаварш Карапетянның өч баласы — ике кызы һәм улы бар[5]. 1991 елдан Шаварш Карапетян гаиләсе белән Мәскәүдә яши. Эшкуарлык белән шөгыльләнә[6].

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре үзгәртү

  • «Хөрмәт Билгесе» ордены
  • «Суда батучыларны коткарган өчен» медале
  • «Батырлык өчен» медале (Әрмәнстан)
  • СССРның атказанган спорт мастеры
  • Ереванның Мактаулы гражданы (1987)
  • ЮНЕСКО Халыкара комитетының «Гадел уен өчен» («Fair Play» — За честную игру) билгесе ордены
  • Беренче дәрәҗә Граф Лорис-Меликов ордены (2013).
  • Шаварш Карапетян исеме белән Астероид (3027) аталган.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Журнал «Спортсмен-подводник», № 87
  2. Последний рекорд (рус.), Журнал «Ереван», N7-8, 2007. 15 сентябрь 2017 тикшерелде.
  3. Станет ли Шаварш Героем России?
  4. Что человек может? Шаварш Карапетян.
  5. Шаварш Карапетян: Вода, огонь и медные трубы
  6. Шаварш Карапетян: «Бесстрашных людей нет. Но я знал, что могу, — и спасал».

Әдәбият үзгәртү

    • Лейбовский, Вадим Викторович. Двадцать жизней Шаварша (О жизни и подвиге мастера спорта по подводному плаванию Ш. Карапетяна). — М.: Физкультура и спорт, 1988. — 319 с., ил.. — (Сердца, отданные спорту). — ISBN ?; ББК 75.717.91.
    • М Судо. О доблести, о подвигах, о славе: Шаварш Карапетян, Заслуж. мастер спорта СССР, 11 — крат. рекордсмен мира, 13 — крат. чемпион Европы, 8 — крат. чемпион СССР, 15 — крат. обладатель Кубка СССР. — Изд-во МНЭПУ, 2003. — 239 с. — ISBN 978-5-7383-0236-7.

Сылтамалар үзгәртү