Чәчкә (халык бию ансамбле)
«Чәчкә» ― Татарстанның Кукмара районы Зур Сәрдек мәктәбендә 1982 елда оешкан бию ансамбле, 1997 елдан «халык бию ансамбле».
Тарих
үзгәртүЗур Сәрдек мәктәбе директоры, РФнең атказанган укытучысы, сәнгатькә мөкиббән Закирҗан Ибраһим улы Сабитовның хәер-фатыйхасы белән мәктәпкә татар теле укытырга килгән Зөмәрә Нихат кызы Фәйзрахманова 1982 елда бию ансамбле оештыра. Ансамбльгә «Чәчкә» дип исем кушыла. Кыска гына вакыт эчендә Зөмәрә Нихат кызы ансамбльне Казан шәһәре сәхнәләрендә чыгыш ясардай бай репертуарлы итә. Зөмәрә ханымнан соң ансамбльне Гөлсинә Азат кызы Арсланова җитәкли[1]. Осталыкны, репертуарны баетып, «Чәчкә»леләр һәр тамашаның матур бизәге булып чыгыш ясыйлар. Ансамбльне яшәтү өчен Гөлсинә Азат кызы бар тырышлыгын куеп эшли. Ансамбль биючеләренә чын сәхнә костюмнарын мәктәп директоры Сабитов З. И. тектерә, сыйфатлы читекләр кайтартыла. 1997 елда ансамбльгә «Халык бию ансамбле» статусы бирелә. Шушы елдан ансамбльнең җитәкчесе булып, Алабуга мәдәният училищесының хореография бүлеген тәмамлаган Гомәрова Альмира Данил кызы эшли башлый. Ул еллардан бирле ансамбльдә биеп киткән егет-кызларның санына чыгарлык түгел, чөнки ел саен ансамбльдә 70-80 бала бию сәнгате серләренә өйрәнә.
Халыкара фестивальләрдә чыгыш ясап, ЮНЕСКО дипломына лаек «Чәчкә» халык бию ансамбле Россиянең кайсы төбәкләрендә генә булмады икән! Федераль сабантуйларда Кукмара муниципаль районы катнашкан мәйданда мәртәбәле кунакларга капка ачучы һәрвакыт ― «Чәчкә»леләр!
Ансамбльнең алыштыргысыз җитәкчесе Альмира Данил кызы «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Җитәкчеләр
үзгәртү- Зөмәрә Нихат кызы Фәйзрахманова
- Гөлсинә Азат кызы Арсланова
- Альмира Данил кызы Гомәрова
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Урта мәктәп оешкан еллар. О школе
Сылтамалар
үзгәртүӘлеге мәкаләдә мәгълүмат чыганаклары күрсәтелмәгән. Мәгълүматны тикшерү җиңел булырга тиеш, башка очракта ул, шик астына куелып, бетерелергә мөмкин.
Сез, мәкаләне төзәтеп, абруйлы чыганакларга сылтамалар куя аласыз. |