Чишмә иясе

чишмәләрнең ияләре

Чишмә иясе, кизләү иясе, инеш иясе (борынгы төрки телдән «кизләү» — «яшерү», «чишмә» — «тишү», «тишелү» мәгънәсендәге «тишмә» сүзеннән[1], җир астыннан чыккан су[2][3]) — чишмәләрнең ияләре,[1][3] алар изге рухлар сыйныфына карыйлар һәм кешеләргә һәрвакыт ярдәм итеп торучылардан. Чишмә иясен ерак диңгезләр, дәрьялар белән бәйләп карау очраклары бар.[1]

Чишмә иясе
Казанның «Тукай мәйданы» метро станциясе стенасында «Су анасы» мозаик панносы
Cу анасы

Тасвирлама үзгәртү

Чишмә иясе халык мифологиясендә хатын-кыз кыяфәтендә күзаллана.[1] Ву-мурт — удмуртларда, Вер-ава — мордваларда, Сурен ыра һәм Шыв сура-такан тура — чуашларда, татарларда — Су анасы кебек. Тик Идел буеңда яшәгән кайбер халыкларының авыз иҗатында суларга хуҗа булган зат — ир-ат буларак та күзаллана, мәсәлән, мариларның Вют-водыж — Су атасы.

Кайбер хәбәрләр буенча, Су иясенең кызы, Тау иясенең сөйгән яры, хатыны буларак та билгеле. Кайчакта, тау эчендә дәрья бар, ул — Тау иясенең хатыны, ә Чишмә — аларның баласы, дип тә фараз кылганнар. Чишмә иясе — Тәңре кызы. Ул Тау (Яр) иясе куенында яши. Бу изге рух туган йорты белән Яңгыр тәңресе һәм йолдызлар аша элемтәгә керә.[1] Чишмә (Чишмә иясе) Җир асты, Җир өсте һәм Күк дөньяларын бәйләп торучы илаһи җепләрнең берсе буларак каралган.[3]

Ышанулар үзгәртү

Халык ышануларында бу рух берничә сыйфатта телгә алына. Иң элек ул — гашыйклар сердәше. Чишмә иясен Мәхәббәт иясе дип тә әйтәләр. Чөнки ул — ике ярның вәгъдә-сүзенәб ердәнбер шаһит зат. Ике гашыйкның берәрсе вәгъдәсендә тора алмаса, Чишмә (иясе)нең ихтыяры шулайдыр, дип уйлаганнар. Яшьләр сөйгәннәрен чишмә буйларына чакырганнар, сөю сүзләрен шунда әйткәннәр.[1]

Изгелек — Чишмә иясенең икенче мөһим сыйфаты. «Изгеләр чишмәсе», «изгеләр кизләве», «изге чишмә», «изге кизләү» дигән урыннарның барысы да нинди дә булса тау, үр, яр астынарак урнашкан булыр. Ә бу калкулыкта, тау битендә гадәттә «изгеләр зираты» яисә «изгеләр кабере» торыр. Шул рәвешле, «изге» чишмәләр турыдан-туры башка изге урыннар белән бәйләнгән булып чыга. Чишмә иясен шулай ук яңгыр чакырганда кешеләргә ярдәм итүче изге рух буларак та кабул иткәннәр. Аның Яңгыр тәңресенең туганы булуына да ишарәләр бар.

«Чишмә» сүзе еш кына бу сүз мифологик (магик) код, ачкыч буларак та йөргән. Мәсәлән, борынгы төркиләр күкне «изгелек чишмәсе» дип, ә җирне «хәзинә чишмәсе» дип атаганнар. Татарлардагы «яшь чишмәсе», «моң чишмәсе», «җан чишмәсе», «кан чишмәсе», «сөт чишмәсе» кебек гыйбарәләр дә борынгы мәҗүсилек дәверләренә барып тоташалар. Чишмәнең (суның) җаны бар, дип уйлаганнар. Гомумән, кан белән җанны тиңләп караганнар. Каны агып беткән кеше үлгәч, аның җаны да шул кан белән китүенә ышанганнар.[1]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 Татар мифлары: ияләр, ышанулар, ырымнар, фаллар, им-томнар, сынамышлар, йолалар /Төзүчесе: Г.Гыйльманов — Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. — Б. 135—140.
  2. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.– Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 2 т. – 255 б.
  3. 3,0 3,1 3,2 Академический словарь башкирского языка. Том IX. Страница 821.

Әдәбият үзгәртү

  • Бәширова, И. Җидегән чишмә моңы… Гомәр Бәшировның иҗат лабораториясеннән /И.Бәширов. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. — 144 б.
  • Галәветдинова, Л. Су табигать күрке /Л.Галәветдинова //Мәгариф. — 2004. — № 12. — Б. 23-27.
  • Гыйльметдинова, С. Чишмә җырлый /С. Гыйльметдинова. — Алабуга, 1997. — 236 б.
  • Диндаров, И. Туйбикә чишмәсе /И.Диндаров //Аргамак.- 1994. -№ 11. — Б.71.-74.
  • Зарипов, Х. Җидегән чишмә җыры /Х.Зарипов //Социалистик Татарстан. — 1978. — 17 сентябрь.
  • Зарипова, Ф. Чишмәләр чакыра /Ф.Зарипова //Фән һәм мәктәп. — 1997. — № 4. — Б. 105—108. Көмеш чишмәләр җыры: Фотоальбом. — Әлмәт: Рухият, 1998. — 240 б.
  • Урманче, Ф. Җыр-тарихтан-халык эпосына /Ф.Урманче// Дастаннарга лаек замана. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — Б.126
  • Урманче, Ф. Татар халык иҗаты /Ф.Урманче. — Казан: Мәгариф, 2005. — 383 б. Хәйруллина, И. Көмеш чишмәләр җыры /И.Хәйруллина. — Әлмәт: Рухият, 1998. — 247 б.
  • Ягъфәров, Р. Ф. Чишмә башы — халык күңелендә/ Р. Ф. Ягъфаров // Социалистик Татарстан. — 1987. — 12 гыйнвар.