Су анасы — татар мифологиясендә бер җан иясе. Күбесенчә Габдулла Тукайның «Су анасы» поэмасы аша билгеле.

Казанның «Тукай мәйданы» метро станциясе стенасында «Су анасы» мозаик панносы
Cу анасы

Миф буенча, аны ай яктысында басмага чыгып чәчен тараганга күрә аны еш күреп була, ди.

Гәүдәсе үзгәртү

Аның гәүдәсе кеше гәүдәсенә охшаса да бик үк зифа түгел: толымы җиргә җитеп бик озын, башы, озынча күзләре бик зур, тум кара, атылып чыгып тора, кашлары юк (шуңа күрә, кашы бик сирәк булган кешегә дә су анасы диләр), күкрәге бик киң һәм алга калкып тора, тәне бакыр сыман кызыл була, ди.

Миф үзгәртү

Су анасы читкә чыгып чәчен тараганда кинәттән килеп чыксаң, ул куркып, тарагын онытып суга чумып китә икән. Шуннан тарагын алып китсәң, төннәрне бер дә йокы бирми: «Тарагымны бирсәнә» ди-ди, килеп сорап йөдәтә икән. Таракны яңадан шул су читенә илтеп куйсаң гына туктый, ди. Шуның өчен дә төнлә суга барсаң тамак кыра-кыра барырга кирәк, ди.

Ышану буенча, Су анасы балалар канын имәргә бик ярата, имеш. Ул коенырга төшкән балаларны алып китә дә су астында канын имеп үтереп ташлый. Аңар бала биргән кешене бик ярата. Ирләрне үзенә чакырып кунак итәргә дә бик ярата имеш.

Моны да карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү