Эрнесто Че Гевара

(Че Гевара битеннән юнәлтелде)

Эрне́сто «Че» Гева́ра (tat. lat. Ernesto «Çe» Gevara(үле сылтама), исп. Ernesto «Che» Guevara [ˈtʃe ɰeˈβɑɾə], тулы исем — Эрнесто Гевара де ла Серна, исп. Ernesto Guevara; 14 июнь 1928, Росарио, Аргентина9 октябрь 1967, Ла-Игера, Боливия) — латин-америкалы инкыйлабчы, Куба инкыйлабының командантесе 1959 ел, Куба дәүләтенең эшлеклесе.

Эрнесто Че Гевара
Туган телдә исем Ernesto Che Guevara
Туган 14 июнь 1928(1928-06-14)
Росарио, Аргентина
Үлгән 9 октябрь 1967(1967-10-09) (39 яшь)
Ла Игуэра, Боливия
Үлем сәбәбе утлы коралдан ату ярасы[d][1]
Күмү урыны Че Гевара мавзолее[d]
Яшәгән урын Аргентина
Куба[2]
Боливия[2]
Гватемала[2]
Мексика[2]
Милләт аргентин
Ватандашлыгы  Куба
 Аргентина[3]
Әлма-матер Буйныс-Айрыс үнивирситите[d]
Һөнәре латин-америкалы инкыйлабчы, сәяси эшлекле, табиб (хирург)
Сәяси фирка Куба коммунислар фиркасе[d]
Җефет Ильда Гадеа[d][4] һәм Алейда Марч[d]
Өйдәш María del Carmen ''Chichina'' Ferreyra[d][5]
Балалар Алейда Гевара[d]
Ата-ана
Катнашкан сугышлар/алышлар Куба инкыйлабы[d], Армия национального освобождения (Боливия)[d], Конголезский кризис[d], Санта-Клара бәрелеше[d] һәм Операция в заливе Свиней[d]
Хәрби дәрәҗә майор[6]

 Эрнесто Че Гевара Викиҗыентыкта

Шулай ук башка кыйтгаларның инкыйлабый көрәшендә катнаша иде (Конго һәм бүтән). Че кушаматы - Аргентинада таралган сүз.

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү
 
Эрнесто Гевара, 1945 ел

Әтисе чыгышы буенча — ирланд, әнисе — испан нәселеннән.

Эрнесто бөтен гомере буена асмы белән авыра.

Яшь чакта Эрнесто Сальгари, Жүл Верн, Дюма, Гюго, Джек Лондон, соңрак — Сервантес, Анатоль Франс, Толстой, Достоевский, Горький, Энгельс, Ленин, Кропоткин, Бакунин, Карл Маркс, Фрейд китапларын укый.

Эрнесто ата-анасы Республикалы Испания көчләрен яклый, Совет җиңүе Сталинград сугышында Гевара гаиләсенә зур йогынтысын ясый.

Мехико чоры

үзгәртү

1955 елда Мехикода табиб булып эшли, анда бертуган Фидел һәм Рауль Кастро белән таныша.

1956 елда Мехико шәһәрендә Эрнесто Че Гевара, Фидел һәм Рауль Кастро кулга алына. Мексика фәнни, мәдәни, сәяси эшлеклеләре хакимиятны Эрнесто Че Гевара, Фидел һәм Рауль Кастро азат итүенә чакыра. Төрмәдән чыкканан соң Эрнесто Че Гевара, Фидел һәм Рауль Кастро «Гранма» көймәсендә Кубага йөзеп китәләр.

«Гранма» йөзеп китүе

үзгәртү
 
Эрнесто Че Гевара - Санта Клара бәрелешенең җиңүчесе, 1959 ел

«Гранма» көймәсе 1956 елның 2 декабрендә Куба ярына барып җитә, ләкин анда аларны 35 000 гаскәри, танклар, 15 сак көймәсе, 10 хәрби кораб, 78 истребитель һәм йөк очкычы каршы ала. Инкыйлаб төркеме бәрелештән карамастан сазлык аркылы эзәрләүчеләрдән китә. Инкыйлаб төркеменең яртысы һәлак була, 20 кеше әсирлеккә эләгә.

Сьерра-Маэстра таулары

үзгәртү
 
Эрнесто Че Гевара Сьерра-Маэстра тауларында.

Калган инкыйлабчылар Сьерра-Маэстра тауларында котылып калалар. Сьерра-Маэстра тауларыннан Батисто диктатурасына каршы инкыйлаби көрәш башлана.

1957 елда Че җитәкчелегендә Куба инкыйлабчылары Уверо бәрелешендә җиңәләр. Диктатор Батистаның көндәшләре Сьерра-Маэстра тауларына инкыйлабчыларга качалар.

1959 елның 1 гыйнварында Куба инкыйлабы җиңә.

Дәүләт эшлеклесе

үзгәртү

Куба инкыйлабы җиңгәннән соң Эрнесто Че Гевара 1959 - 1961 елларында Куба Милли Банкы президенты булып эшли, 1961 — 1965 елларында Куба сәнәгате министры булып эшли.

1965 елда Эрнесто Че Гевара Конго инкыйлабына кушыла.

Инкыйлаб көрәшенең дәвамы

үзгәртү

1966 елдан Эрнесто Че Гевара Боливия партизан төркемендә инкыйлаб көрәшен дәвам иттерә. Куебрада-дель-Юро бәрелешендә Че каты яралана һәм әсирлеккә эләгә.

Әсирлеге һәм үлеме

үзгәртү

Боливия хакимияте Үзәк Эзләүләр Идарәсе (ҮКИ)да таянып Эрнестоны үлеменә хөкем итә.

1967 елның 9 октябрендә Эрнесто Че Гевара атып үтерелә. Аның мәете өстенә мәсхәрәлә: куллары киселә, мәете боралак табанында беркетеп АКШ прессасына күрсәтелә. Мәсхәрәдән соң дошманнар Че мәетен Вальегранде янындагы һава аланының менү-төшү юлы астында җирләнә.

1997 елда Эрнесто Че Гевара мәете эксгумацияләнә һәм Кубаның Санта-Клара шәһәрендә хәрби хөрмәтләр белән төрбәдә күмелә. Санта-Клара янындагы бәрелештә Эрнесто Че Гевара кайчандыр Куба инкыйлабының хәлиткеч бәрелешендә җиңде.

Кайбер чыганак буенча кубалылар бөтенесе Эрнесто Че Гевараның үтерүчеләренен үч алып юк иткән.

Хәтирә

үзгәртү

Һәр 8 октябрьдә Кубада Каһармандагы партизан көне Че Гевара истәлегенә бәйрәм ителә. Куба акчасында Че сурәте бар.

Күп җырлар, шигырьләр, фильмнәр Че Геварага багышланган.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. https://www.infobae.com/historias/2022/10/09/los-ultimos-dias-y-la-muerte-del-che-guevara-los-partes-de-guerra-bolivianos-y-el-unico-relato-de-su-ejecutor/
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 (unspecified title)ISBN 978-84-339-2572-5
  3. Te odio — 2018. — ISBN 978-950-556-730-0
  4. Гадеа И. My Life with Che: The Making of a RevolutionarySt. Martin's Press, 2008. — ISBN 978-0-230-60601-2
  5. http://www.lanacion.com.ar/1890863-una-vida-como-la-novia-del-che
  6. Caravelle: cahiers du monde hispanique et luso-bresilien, CaravellePresses universitaires du Mirail. — ISSN 1147-6753; 2272-9828

Әдәбият

үзгәртү
  • Джон Ли Андерсон. «Че Гевара. Важна только Революция», Серия «Главные герои», Амфора, 2009 г. ISBN 978-5-367-01010-7
  • Гавриков Ю. М. Последний романтик революции. М., 2004.
  • Гросс Х.-Э., Вольф К.-П. Че: «Мои мечты не знают границ». М.: Прогресс, 1984.
  • Кормье Ж., Гевара Гадеа И., Гранадо Хименес А. Че Гевара. Ростов н/Д.: Феникс, 1997.
  • Кормье Ж., Лапер Ж. Че Гевара. Спутник революции. М.: Астрель, АСТ, 2001. ISBN 5-17-008457-9
  • Лаврецкий И. Р. Эрнесто Че Гевара. М.: Издательство ЦК ВЛКСМ «Молодая гвардия», 1972. («Жизнь замечательных людей»). Переиздания: 1973, 1978.
  • Лаврецкий И. Р. Эрнесто Че Гевара. М.: Издательство «ТЕРРА», 2002.
  • Устарис-Арсе Р. Че Гевара: Жизнь, смерть и воскрешение из мифа / Пер. с исп.— М.: Центрполиграф, 2012. — 511 с., 3000 экз., ISBN 978-5-227-03469-4
  • Поссе А., Пражские тетради // Иностранная литература, № 4, 2003.