Чечня Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте

мөфтият (Грозный, Чечня, РФ)

Чечня Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте (чеч. Нохчийн Республикин Бусалбан син урхалладар, рус.  Духовное управление мусульман Чеченской Республики) ― Грозныйда урнашкан үзәкләштерелгән дини оешма. Чечняда теркәлгән җирле мөселман дини оешмаларын берләштерә [1]. Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәгенә керә.

Чечня Республикасы
мөселманнарының
Диния нәзарәте
ЧР МДН
Чечня Республикасы мөфтияте
Баш-фатир:

364061 Россия байрагы / Чечня байрагы Чечня, Грозный, Х. Исаев пр., 92

Оешма төре:

үзәкләштерелгән дини оешма

Җитәкчеләр
Мөфти

Салах Межиев

Нигезләү
Төньяк Кавказ мөселманнарының Диния нәзарәте таркалу

1990 ел

dumchr.ru
 
Рәсемдә ЧР МДН бинасы (сулда) һәм «Чечня йөрәге» мәчете

Төньяк Кавказ мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы мөфти Мәхмүд Геккиев 1989 елның маенда отставкага киткән. Бу отставка Төньяк Кавказ мөселманнары Диния нәзарәтеның таркалуына һәм Төньяк Кавказ республикаларында аерым дини идарәләр барлыкка килүгә китергән. 1990 елда, Төньяк Кавказ мөселманнары Диния нәзарәте таркалу сәбәпле, Шахид хаҗи Газабаев җитәкчелегендә Чечен-Ингушетия мөселманнары Диния нәзарәте (ДУМ ЧИР) оештырылган[2]. 1991 елда бәйсез Чечня Республикасы (Нохчийчо) игълан ителгәннән соң, Грозныйда узган корылтайда Чечен-Ингушетия мөселманнары Диния нәзарәте Чечня Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте (рус. ДУМ ЧР) итеп үзгәртелгән. Беренче мөфти ― Магомед-Башир Арсанукаев[d] (1913—1997)[2].

1992 елның 1 мартында параллель мөфтият — «Чечня Республикасының ислам үзәге» (рус. «Исламский центр Чеченской Республики») оештырылган, шул ук вакытта Чечня Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте (ДУМ ЧР) таратылган дип игълан ителгән. Хөкүмәт мөфти Арсанукаевны оппозициягә булышлыкта гаепләп, ЧР МДНны тарату турында карар чыгарган. Мөфтият буйсынмаган һәм хакимият тарафыннан мәгълүмат блокадасы шартларында эшчәнлеген дәвам иттергән[2].

1995 елда мөфти итеп кадыйрия[d] суфи тарикатена караган, ваһһабичылыкның килешмәүчән дошманы Әхмәт Кадыйров сайланган[2]. 1998 елда ул Грозныйда ваһһабичылыкны хөкем иткән Төньяк Кавказ мөселманнарының вәкиллекле конгрессын үткәрүне оештырган[2], шулай ук Төньяк Кавказ республикаларының традицион дини нәзарәтләрен берләштергән Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәген (рус. КЦМСК) булдыру инициаторы булган[3].

1999 елның августында, Басаев[d] боевикларының Дагстанга керүеннән соң, Әхмәт Кадыйров Президент Масхадовтан ваһһабичылыкны тыю, аның барлык чит ил пропагандистларын куып чыгару һәм Басаевны судка бирүне таләп иткән. Икенче чечен сугышы башлану белән Әхмәт Кадыйров Россиягә каршы җиһад игълан итүдән баш тарткан, моның өчен Масхадов аны отставкага җибәргән. Диния нәзарәте моның белән килешмәгән. Сепаратистларның шәригать суды Кадыйровны читтән торып үлем җәзасына хөкем иткән[2].

2000 елның 12 июлендә Россия Президенты Әхмәт Кадыйровны Чечня Республикасының вакытлы администрациясе башлыгы итеп билгеләгән. Яңа мөфти итеп Кадыйровның көрәштәше Әхмәд Шамаев сайланган[2], ул Дагстан халкы алдында рәсми рәвештә гафу үтенгән[2].

Әхмәт Кадыйров үтерелгәннән соң ЧР МДН мәҗлесе 2004 елның июлендә «Масхадов, Басаев һәм аларның кешеләренә илаһи каргыш» салганын игълан иткән[2].

2012 елның апрелендә ЧР МДН вакытлыча Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге составыннан чыга. Алга таба исә ЧР мөфтияте Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге составында лидерларның берсе була, Чечня мөфтие гадәттә Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге Рәисенең беренче урынбасары вазыйфасын башкара[3].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. ДУМ ЧР. Официальный сайт ДУМ ЧР(рус.)
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 2,7 2,8 Рощин, Лункин, 2005
  3. 3,0 3,1 Приймак А (2017-05-17). Ислам на Кавказе заговорил по-чеченски. Независимая газета.

Әдәбият

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү
  • dumchr.ru — официальный сайт ДУМ ЧР