Төньяк Кавказ мөселманнарының Диния нәзарәте
Кавказ мөселманнары идарәcе белән бутамагыз
Төньяк Кавказ мөселманнарының Диния нәзарәте | |
рус. Духовное управление мусульман Северного Кавказа | |
Баш фатир: | |
---|---|
Оешма төре: |
үзәкләштерелгән дини оешма |
Җитәкчеләр | |
Мөфти |
Мәхмүд Геккиев |
Нигезләү | |
Бөек Ватан сугышы елларында дингә караш үзгәрү | |
Ликвидация | |
Төбәкләрдә бәйсез дини идарәләр барлыкка килү |
Төньяк Кавказ мөселманнарының Диния нәзарәте (рус. Духовное управление мусульман Северного Кавказа) ― СССР территориясендә урнашкан дүрт төбәк мөфтиятенең 1944―1990 елларда Төньяк Кавказда гамәлдә булган бер мөфтияте.
Нигезләү
үзгәртүБөек Ватан сугышының беренче иң авыр ике елында совет җәмгыятендә кыйммәтләрне яңадан бәяләү була, дингә мөнәсәбәт үзгәрә башлый (либеральләшә). Сугышчан атеизм сәясәте дини түземлелек белән алышына. 1944 елда Төньяк Кавказда мөфти җитәкчелегендә үзәге Буйнакскида булган Төньяк Кавказ мөселманнарының Диния нәзарәте барлыкка килә. Бу вакытта кайбер мәчетләр яңадан ачыла.
1944 елдан СССР территориясендә мөселманнарның дини эшләре белән идарә итүне бер-берсенә бәйсез 4 Диния нәзарәте: Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте (Ташкент), Кавказ арты мөселманнарының Диния нәзарәте (Баку), Төньяк Кавказ мөселманнары Диния нәзарәте (Буйнакск), СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте (Уфа) башкарган [1].
Төньяк Кавказ мөселманнары Диния нәзарәте дини җәмгыятьләрне теркәү, мәчет имамнарын раслау һәм урнаштыру, төрле дини мәсьәләләр буенча карарлар (фәтва) чыгару белән шөгыльләнә.
1989 елның маенда Диния нәзарәте башлыгы мөфти Мәхмүд Геккиев отставкага киткән. Бу отставка Төньяк Кавказ мөселманнары Диния нәзарәтеның таркалуына һәм Төньяк Кавказ республикаларында аерым дини идарәләр барлыкка килүгә китергән.
Мөфтиләр
үзгәртү- 1944—1950 елларда ― Хири Гебеков
- 1950—1975 елларда ― Магомед Курбанов
- 1975—1978 елларда ― Хапиз Омаров
- 1978—1989 елларда ― Мәхмүд Геккиев
- 1989 елда ― Магомедмухтар Бабатов