Хәниф Минһаҗев
Хәниф Минһаҗев (Мингазов Ханиф Хайдарович) — җитештерү оештыручысы, икътисад фәннәре докторы (1994), профессор (1996), Чуашиянең, Рәсәйнең атказанган машина төзүчесе (1992, 1994). Чиләбе политехника институтын бетергән (1965), моңынчы бер ел Сәрвә авылында укытучы булып эшләгән. 1966-1986 елларда Чиләбе трактор заводында, 1982-1986 дә завод директоры. 1986-1994 тә Чабаксар сәнәгый тракторлары җитештерү берләшмәсе директоры. 1994 тән янә Чиләбедә, «ЧТЗ-Уралтрак» оешмасының директорлар советы рәисе.[2]
Хәниф Минһаҗев | |
---|---|
Туган | 20 июль 1942[1] Яңа Субай, Нуриман районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Үлгән | 17 декабрь 2018[1] (76 яшь) Чиләбе, Россия |
Әлма-матер | Көньяк Урал дәүләт университеты[d] |
Эш бирүче | Чиләбе трактор заводы[d] һәм Чебоксарский завод промышленных тракторов[d] |