Хәмзәт Яндарбиев

Хәмзәт Шамсадович Яндарбиев (1940 елның 5 августы, Иске Атаги, Чечен-Ингуш АССР) — Чечен язучысы, шагыйрь, галим, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, Чечня һәм Россия Язучылар берлеге әгъзасы, педагогика фәннәре кандидаты, Чечен дәүләт университетының ватан һәм дөнья әдәбияты кафедрасы доценты, Чечен Республикасының Мактаулы гражданины.

Хәмзәт Яндарбиев
Туган 5 август 1940(1940-08-05) (83 яшь)
Старые Атаги[d], Предгорненский район[d], Чечен-Ингуш АССР[d], РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
 СССР
Әлма-матер Чечен дәүләт педагогика институты[d]
Һөнәре язучы, шагыйрь, галим, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе

Тормыш юлы үзгәртү

Сөрген елларында Көнчыгыш Казахстан өлкәсенең Лениногорск шәһәренең 14 нче мәктәбендә укый. Алтынчы сыйныфта укыганда танылган чечен язучылары һәм шагыйрьләре Халид Ошаев, Сәидбәй Арсанов, Магомет Мамакаев, Магомед-Сәлах Гадаев, Абдулла Хәмидов, Нурдин Музаев, Магомед Сулаев, Хәсмагомед Эдилов, Рәисә Әхмәтованың әсәрләре басыла торган «Къинхьегаман байракх» («Хезмәт байрагы») чечен газетасына языла.

Үзен әдәбиятта студент елларында ук сыный башлый. 1963 елда аның беренче әсәре басыла.

1964 елда Чечен-Ингуш педагогика институтының(рус.) тарих-филология факультетын тәмамлый. Укуны тәмамланганнан соң мәктәптә укытучы булып эшли, музей-тыюлыкта, укытучыларны камилләштерү институтында, педагогия институтында, университетта эшли. Россия Мәгариф министрлыгының милли мәктәпләр фәнни-тикшеренү институты аспирантурасында укый. 1990 елда диссертация яклый.

1970 еллар азагыннан бирле республика матбугатында республиканың иҗтимагый тормышы, чечен халкы тарихы, мәдәни мирасны саклау буенча актуаль темаларга багышланган мәкаләләр белән актив чыгыш ясый башлый. Аның кайбер мәкаләләре Грозный шәһәр Советы утырышларында тикшерелә һәм алар буенча тиешле карарлар кабул ителә[1].

Сәяси эшчәнлек үзгәртү

1991 елда Чечен Республикасы парламентына сайлана. Фән, мәдәният һәм мәгариф комитетында эшли. 1993 елда чит ил эшләре буенча Парламент комитетын җитәкли, 1994 елның октябрендә парламент рәисе урынбасары була.

Күп тапкырлар Гөрҗистан, Әрмәнстан, Азәрбайҗан, Балтыйк буе илләре парламентарийлары белән очраша, 1996 елның июнендә Россия Дәүләт думасының күчмә парламент тыңлауларында сугышны гаепләү белән чыгыш ясый, чечен халкының мәнфәгатьләрен халыкара конференцияләрдә яклый.

Проектлар үзгәртү

Күп еллар үз инициативасы белән Чечняны Гөрҗистан белән тоташтыручы транскавказ автомобиль юлы проекты өстендә эшли. Ике тапкыр булачак трассаның фаразланган маршруты буенча җәяү уза. Юлны ясау 1999 елда төгәлләнә.

1990 елларда ул җирле чималны куллана торган җитештерү куәтләре базасында техник пыяла заводы төзергә тәкъдим итә.

Ул чактагы Чечня Фәннәр академиясе президенты Хәмзәт Ибраһимов белән бергә бай гарәп илләре финанслый торган гарәп-чечен Фәннәр академиясе оештырырга ниятләгән. Башланган хәрби хәрәкәтләр әлеге планнарны тормышка ашыруны өзә.

Бүләкләр үзгәртү

1993 елда аңа «Чечен Республикасының Мактаулы гражданины» исеме бирелә.

Библиография үзгәртү

Китаплар

  • Яндарбиев Х. Ш. Преступление века (Депортация чеченцев в 1944 году в Казахстан и Киргизию, и жизнь в депортации) / Ред. Ирисханов И. А.. — Грозный: «Книга», 1992. — 64 с.
  • Яндарбиев Х. Ш. Методика изучения произведений крупных эпических жанров на уроках русской литературы в национальной школе. Учебно-методическое пособие для учителей школ и студентов филологических факультетов. — Грозный, 2011. — 221 с.

Мәкаләләр

  • Яндарбиев Х. Ш. Ещё раз к вопросу о вайнахо-закавказских параллелях в древности // Вестник «Лам» : журнал. — 2002. — № 3. — С. 36-40.
  • Яндарбиев Х. Ш. Древнейшее поселение Чечни // Вести республики : газета. — 2014. — 25 сентября (№ 186). — С. 3.
  • Яндарбиев Х. Ш. Методология обучения языкам в начальных классах чеченской школы // Вестник ЧИПКРО : журнал. — 2003. — № 4. — С. 11-13.
  • Яндарбиев Х. Ш. Женщина в чеченском обществе // Вестник ЧИПКРО : журнал. — 2005. — № 2(9). — С. 139—144.
  • Яндарбиев Х. Ш. К вопросу о границах Нохчийн мохк // Вестник ЧИПКРО : журнал. — 2006. — № 1(10). — С. 76-88.
  • Яндарбиев Х. Ш. «Дашо маха» цӏе йолу М. Мусаевн повесть (чеч.) // «Орга» : журнал. — 1964. — № 2. — С. 101—103.
  • Яндарбиев Х. Ш. Ткъолгӏачу бӏешеран ларамца (чеч.) // Вестник ИРО : журнал. — 2014. — № 12. — С. 153—159.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Вахид Бибулатов. Грозовые дороги Хамзата Яндарбиева grozny-inform.ru