Хәкимия
Хәкимия яки 4нче җәмигъ мәчете (баш. 4нcе йәмиғ мәсете) — Уфаның тарихи мәчете, архитектура һәйкәле. 1907-1908 елларда төзелгән. Мостай Кәрим урамы (элекке Социалистик урамы, Бекетов урамы), 11 (9) адресы буенча урнашкан.
Мәчет | |
Ил | Россия |
Шәһәр | Уфа |
Дин | Ислам |
Бина төре | мәчет |
Төзелеш еллары | 1907—1908 еллар |
Төп даталар: | |
Халәте | гамәлдә |
Хәкимия Викиҗыентыкта |
Русия Федерациясе мәдәни мирасы, объект № 0301118000 |
Тарих
үзгәртү- 1904 елда Уфа губерна идарәсе исеменә Бекетов урамында җәмигъ мәчете төзергә рөхсәт бирү турында үтенеч җибәрелә. Ике елдан, 1906 елның 17 мартында, төзелеш башларга рөхсәт бирелә. 1906 елның 7 сентябрендә төзелешенең сызымнары раслана.
- Мәчет 1907-1908 еллар да төзелә башлый. Үзенең йорты янында мәчет төзүнең чыгымнарын Уфаның татар сәүдәгәре Абдуллатыйф Хәкимов[1] күтәрә. Мәчет янәшәсендә Хәкимия мәдрәсәсе дә төзелә.
- Мәчетнең беренче имам-хатыйбы итеп Бөгелмә өязе Зәй-Каратай авылы җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы булган Мөхәммәтһади Фәхретдинов сайлана. Мөәзин — Төхвәтулла Корбанов. 1908 елның 19 октябренда мәчетнең метрикә кенәгәсендә имам-хатыйпның мәхәлләне кабул итеп алуы турында беренче язу теркәлгән.
- Сәүдәгәр Хәкимов әлеге мәчет һәм мәдрәсә биналарын Ырынбур диния идарәсенә һәдия (бүләк) итә. 1913 елда җәмигъ мәчете химаячеләре үтенече буенча, сәүдәгәр Хәкимовка нәселдән-нәселгә күчүче «Уфа шәһәренең шәрәфле ватандашы» исеме бирелә.
Инкыйлабтан соң
үзгәртү- 1930 елның 9 февралендә Башкортстан АССР ҮБК мәчетне ябу карарын чыгара, мәчет бинасы мәктәпкә бирелә. Мәктәп ачылмый кала. 1930 елның 9 сентябрендә мәчет бинасы Башкортстан АССР хезмәт халык комиссариатына тапшырыла, «меңчеләр» курслары ачыла.
- 1934 елда мәчет бинасыннан «8 Март исемендәге фабрика» өчен клуб ясыйлар. 1939 елда манаралар сүтелә, эчке бүлмәләр сүтелеп, яңача корыла.
- 1948 елда бинада Уфа шәһәр хәрби коменданты урнаша.
- 1970 елдан «Башкирэнерго» диспетчерлык идарәсе урнаша, янәшәдә трансформатор подстанциясе урнаштыралар.
Яңадан кору
үзгәртү1991 елда мәчет бинасын мөселманнарга кире кайтарып бирү карары чыга. «Башкирэнерго» бинаны бары тик 2002 елда гына бушата. Үзәк диния нәзарәте һәм Россия ислам университеты (Уфа) ярдәмендә мәчет бинасын торгызу эше башлана. Биредә 300 урынлык кызлар мәдрәсәсе ачарга уйлыйлар. Янәшәдә мәчет һәм мәдрәсә хезмәткәрләре өчен йорт, хәләл-кафе һәм китапханә төзеләчәк.
Бина
үзгәртүУфа шәһәрендә һәм Уфа губернасында бердәнбер булган ике манаралы кирпеч мәчет бинасы.
«Хәкимия» мәчете бинасы кирпечтән корыла. Өч яруслы нигезгә урнаштырылган, чыгынкы орнамент белән бизәлгән ике манарасы булган. Мәчет манараларының биеклеге 18 м.
Әдәбият
үзгәртү- Синенко С. Г. Уфа старая и новая. — Уфа: «Башкортостан», 2007.
Сылтамалар
үзгәртү- Хәкимия мәчете турында «Путеши» сәяхәт агентлыгы сайтында 2010 елның 8 октябрь көнендә архивланган.(рус.)
Галерея
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ А.Х. Хәкимов Россия империясенең Кызыл Хач җәмгыятенең Уфа губерна идарәсе әгъзасы, ярлы мөселманнарга ярдәм итү җәмгыяте шурасына керә