Хәбиб Сәмигулла улы Багаев (рус. Хабиб Самигуллович Багаев) — дәүләт эшлеклесе, 1896 елда Уфа губернасының Бәләбәй өязе Слак авылында дөньяга килә.
Белеме буенча икътисадчы. Ташкәнт университетын тәмамлагач, 1926 – 1936 елларда Татрабфакта укытучы, уку бүлеге мөдире һәм директор булып эшли.
1938 елдан ТАССР «Сугышчан алласызлар» берлеге Республика советы рәисе. 1944-1949 елларда ТАССР Халык комиссарлары шурасы каршында дини культ эшләре буенча Вәкил.
Ул урында эшләгән вакытта Багаев дини оешмаларга карата тиешле кырыслык күрсәтмәгән. Мәсәлән, ул вакытта Казанда мөселман зиратларында дини бәйрәмнәр (Корбан бәйрәме, Ураза бәйрәме) уздыруы тыелмаган. Багаев Казан мәчетенә телефон линиясе кертү, йола максатлары өчен йөк машинасы сатып алу мәсәләсендә ярдәмен күрсәткән.
1949 елда “большевикларча уяулыкны югалткан өчен” эшеннән алына.

Хәбиб Багаев
Туган телдә исем Хәбиб Сәмигулла улы Багаев
Туган 1896(1896)
Слак авылы, Әлшәй районы, Башкортстан
Үлгән билгесез
Милләт татар
Ватандашлыгы Калып:Байрак/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе СССР, Россия байрагы Россия
Һөнәре дәүләт эшлеклесе

Чыганаклар үзгәртү

«Не осуществлял политику партии в отношении религии» 2016 елның 5 март көнендә архивланган.

Искәрмәләр үзгәртү