Хосусыйлаштыру

Хосусыйлаштыру (ингл. Privatization, рус. Приватизация) — базар икътисадына күчкәндә милек формасын үзгәртү юлы белән эшханәләрне дәүләт карамагыннан чыгару алымы.[1]

Хосусыйлаштыру
Әһәмиятле кеше David Howell, Baron Howell of Guildford[d] һәм Друкер, Питер Фердинанд[d]
Кайда өйрәнелә икътисад
Моның каршысы национализация[d]
Моңа бәйле сурәт
Commons-logo.svg Хосусыйлаштыру Викиҗыентыкта

Гомуми процессҮзгәртү

Хосусыйлаштыру нәтиҗәсендә физик затлар һәм аларның берләшмәләре дәүләттән эшханәләрне, торакларны, җир участокларын, дәүләт һәм муниципаль милекнең башка төрләрен, шулай ук акционерлык җәмгыятләренең һәм ширкәтләренең устав капиталындагы өлешләрне хосусый милек (яки өлешле күмәк милек) итеп үзләренә сатып алалар.

XX гасыр азагы Россиядә хосусыйлаштыруҮзгәртү

Хосусыйлаштыруның башлангыч дәверендә ваучерлар һәм хосусыйлаштыру чеклары киң файдаланыла. Татарстанда, Россиядәгедән аермалы буларак, хосусыйлаштыруның үзенчәлекле үз программасы тормышка ашырылды. Мәсәлән, башлангыч дәвердә хосусыйлаштырылучы мөлкәтнең кыйммәте якынча базар хакы белән бәяләнде, бу исә мөлкәтнең кыйммәтен төгәлрәк бәяләргә мөмкинлек бирде; шулай ук Россия ваучерлары белән беррәттән республика гражданнары өчен исемле хосусыйлаштыру кертемнәре (чеклары) кулланылды. Татарстан Республикасының хосусыйлаштырудагы тагын бер мөһим үзенчәлеге — аның башлыча хезмәт коллективлары аша үткәрелүе һәм коллектив әгъзаларына тавыш бирүгә хокуклы акцияләрнең күбрәк өлешен алу мөмкинлеге тудыру өчен өстенлекләр бирелү. Бу исә хезмәт коллективларына эшханәләр белән идарә итүдә реаль катнашу мөмкинлеге бирә дип саналды[2].

Шулай ук карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

Тышкы сылтамаларҮзгәртү


ИскәрмәләрҮзгәртү