Хач ману бәйрәме - христиан бәйрәме. Инҗил буенча, Гайсә Коткаручының Иордан елгасы суында Чукындыручы Иоанн тарафыннан аруландыру вакыйгасына бәйле христиан динендә урнашкан бәйрәм. 18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә һәм киләсе көн дәвамында бәйрәм ителә. Халык календаренда, «керәшен суыклары» буларак искә алына.

Бәкедә коену

Тарих үзгәртү

Инҗил буенча, Иордан елгасында булган Чукындыручы Иоанн янына 30 яшьлек Гайсә Коткаручы килә һәм, бер гөнаһы булмаса да, үзен өч мәртәбә суга чумдырып, арулавын сорый. Иоанн гаҗәпләнә, ләкин Гайсәнең теләген үти.

Судан чыккач, Гайсә Коткаручыга күгәрчен кыяфәтендә Изге Рух иңә һәм, күкләр ярылып, аваз ишетелә: «Син Минем Сөекле Улым, Синдә Минем Илтифатым !» (рус. Ты Сын Мой Возлюбленный; в Тебе Моё благоволение!) (Лука. 3: 21-22). Чумылдыру йоласы вакытында, беренче тапкыр, Аллаһ-Ата, Аллаһ-Ул, Аллаһ-Изге Рух (керәшенчә, Святый Тын) өчесе бер вакытта үзләрен күрсәтәләр. Шуңа күрә, әлеге бәйрәмнең икенче исеме — «Аллаһының күренүе» (рус. Богоявление) дип атала.

Арулану йоласын үтәгәннән соң, Гайсә Коткаручы, Изге Рухка ияреп, үзенең пәйгамбәрлек миссиясенә догалар уку һәм ач тору ярдәмендә әзерләнү өчен, 40 көнгә чүлгә китә.

Православие динендәге диндарның өч мәртәбә суга чумуы — аның тәне һәм җанының һөнаһлар өчен үлүен, ә судан чыгуы — Гайсә Коткаручы терелгән кебек, яңадан терелүен аңлата.

Бәйрәм үзенчәлекләре үзгәртү

  • 18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә һәм киләсе көн дәвамында православие дине диндарларына суга чуму (коену) өчен, кагыйдә буларак, хач (тәре) формасындагы махсус бәкеләр — иорданьнар ясала.
  • Келәү вакытында чиркәүләрдә, бәкеләр янында суга дога укыйлар (суны «аруландыралар»).
  • Чиркәүләрдә гыйбадәт кылганнан соң, бәкеләрдә суны изгеләштергәч кенә, коенырга ярый.
  • Чиркәүләрдә аруландырылган суны өскә кою гадәте бар, бәкедә коенучылар да күп була, әлеге суны өйләренә алып кайтып та коеналар.
  • Коенуның асылы — саулык сорау. Коенганда: «Тазалыкка, саулыкка» дип әйтергә, Аллаһыдан сәламәтлек сорарга кирәк.
  • Аруландырылган су көчле дәвалау үзлегенә ия, дип санала. Әлеге су, имеш, ел буе бозылмый, саф кала.

Бәйрәм йолалары үзгәртү

  • Хач (тәре) рәсеме ясау. 18 гыйнварда каләм белән тәрәзәләргә, ишек өсләренә, мунчага, кое бурасына, абзар диварларына — һәр җиргә дирлек хач (кач) рәсеме ясала. Ул саклау көченә ия, дип юрала, тишекләрдән җеннәр кермәсен өчен шулай эшләнә.
  • Багулар[1]. Гөнаһсыз үсмер кыз белән егетне икесен генә бәкегә суга җибәрү гадәте бар. Алар бер чиләк суны, өстен ак сөлге белән каплап, чәнти бармак белән генә күтәреп алып кайтырга тиеш. Ул суны кояшка күрсәтергә ярамый. Кич белән, шул су эченә йөзек салып, багулар башлана.
  • Нардуган уеннары.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Православие дине һәртөрле багуны тыя