Фәнис Раянов (12 декабрь 1938 ел) — хокук белгече. Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (1995), юридик фәннәр докторы (1982), профессор (1983). Башкорт АССРның атказанган фән эшлеклесе (1984), Россия Федерациясенең почетлы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (1998). «Башкортстан Республикасында күрсәткән хезмәтләре өчен» ордены (2018) кавалеры.

Фәнис Раянов
Туган 12 декабрь 1938(1938-12-12)
Туктагол, Бакалы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 5 апрель 2024(2024-04-05) (85 яшь)
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Урал дәүләт юридик университеты[d]
Һөнәре хокук белгече
Эш бирүче Урал дәүләт юридик университеты[d] һәм Башкорт дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: юридик фәннәр докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Фәнис Мансур улы Раянов[1] 1938 елның 12 декабрендә Башкорт АССРның Бакалы районы Туктагол авылында туган.

1965 елда Свердловск юридик институтын тәмамлаган.

1965нче елдан — Башкорт АССРның Нуриман районы прокуроры ярдәмчесе, аннан соң Балтач районы прокуроры була.

19691970 елларда Свердловск юридик институтының Уфа факультетында өлкән укытучы булып эшли.

1970—1973 елларда — КПССның Башкортстан өлкә комитеты инструкторы.

1974 елдан Башкорт дәүләт университетында укыта. 19781981 елларда һәм 1988—2004 елларда БДУ ның дәүләт һәм хокук теориясе һәм тарихы кафедрасы мөдире була.

19811986 елларда һәм 1989—1992 елларда Фәнис Раянов БДУ юридик факультетының деканы була.

2004 елдан — Урал дәүләт юридик академиясенең Уфа филиалында кафедра мөдире, 2005 елдан — профессор.

2005 елдан — «Правовое государство: теория и практика» журналының баш мөхәррире.

2006 елдан — Башкорт дәүләт университетының дәүләт һәм хокук теориясе кафедрасында профессор, вузның гыйльми-инновация идарәлеге фәнни-тикшеренү секторының баш гыйльми хезмәткәре.

Фәнис Мансур улының фәнни эшчәнлек даирәсе — дәүләт-хокук төзелеше, хокук өлкәсендәге реформа, аграр-хокук мәсьәләләре. Ул Россия Федерациясендә һәм Башкортстан Республикасында дәүләт-хокук төзелеше һәм хокук реформасы буенча тәкъдимнәр әзерли.

Раяновның укучылары арасында 4 фән докторы һәм 41 фән кандидаты бар.

Хезмәтләре үзгәртү

Фәнис мансурович Раянов — 250-дән артык гыйльми хезмәт, шул исәптән 7 монография авторы.

  • Раянов Ф. М. Проблемы теории государства и права (юриспруденции). М.: Право и государство, 2003.
  • Раянов Ф. М. Государственно-правовые «болезни»: исторический диагноз. Уфа, 2005.
  • Раянов Ф. М. Правовое государство — судьба России, Уфа: Полиграф-Сервис. 2007.
  • Раянов Ф. М. Правовое государство и современный мир.- СПБ.: Издательство «Юридический центр-Пресс». 2012. -175 с.
  • Раянов Ф. М. Проблемы теории и практики правового государства. — Уфа: АН РБ, Гилем, 2013.-300 с.
  • Раянов Ф. М. Теория правового государства.-М.: Юрлитинформ, 2014.-272 с.
  • Раянов Ф. М. Гражданское общество и правовое государство: проблемы понимания и соотношения. -М.: Юрлитинформ, 2015. — 320 с.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • «Башкортстан Республикасында күрсәткән хезмәтләре өчен» ордены (2018)[2][3]
  • Россия Федерациясе югары мәктәбенең мактаулы хезмәткәре (1999)
  • Башкорт АССРның атказанган фән эшлеклесе (1984)

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

    • Кто есть кто в Республике Башкортостан. Уфа: Башкортостан, 1995.
    • Бакалинская земля: история и люди. — Уфа: ГУП РБ УПК, 2010. — 320 с.: ил..(рус.)

Сылтамалар үзгәртү