Кащеев Федор Александрович (6 декабрь 1934 ел) — рәссам, Башкортстанда сынлы сәнгать мәктәбенә нигез салучыларның берсе. РСФСРның атказанган (1991), Башкорт АССРның халык (1979) рәссамы. 1960 елдан СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы. Башкортстан комсомолының Галимов Сәләм исемендәге яшьләр премиясе лауреаты (1967).

Фёдор Кащеев
Туган 6 декабрь 1934(1934-12-06)
Аскын, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 25 декабрь 2020(2020-12-25) (86 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре рәссам

Биографиясе үзгәртү

Федор Александрович Кащеев 1934 елның 6 декабрендә Башкорт АССРның Аскын районы Аскын авылында туа. 1955 елда Уфа театр-сәнгать училищесын тәмамлый (педагогы Я. С. Хаст). Соңрак Федор Кащеев берничә ел буе туган училищесында укыта.

СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы (1960). 60 нчы еллар азагында Рәссамнар берлегенең Башкортстан бүлекчәсе рәисе итеп сайлана, СССР Рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы була.

Рәссам хезмәтләренең төп тупланмасы Уфада Нестеров исемендәге Башкортстан дәүләт сәнгать музеенда саклана. Кайбер әсәрләре — Петропавловск-Камчатский, Абакан, Красноярск һәм Ижевск музейларында[1].

Әлеге вакытта Федор Александрович Кащеев Уфада яши һәм иҗат итә.

Әсәрләре турында үзгәртү

Кащеев иҗаты формалашкан чорда аңа рәссам А. Э. Тюлькинның йогынтысы зур була. Федор Кащеев рәсем һәм композицияле картина жанрларында эшли.

Иҗатының төп темасы — башкорт халкының тормыш-көнкүреше, аның тарихы һәм бүгенгесе. Үзенчәлекле милли колорит белән сугарылган әсәрләре үткәннәр белән хәзерге арасындагы өзелмәс бәйләнеш идеясен ача. Портретлар галереясын иҗат иткән, аларда иҗатының экспрессив-психологик юнәлеше аеруча көчле чагыла.

Әсәр геройлары - милли холыклы, тышкы колоритының матурлыгы һәм үзенчәлеклелеге белән аерылып торган авыл кешеләре.

Картиналарындагы төсләр сайланышы декоративлык принципларына корылган.

Төп әсәрләре: үзгәртү

«Савымчылар» (1964), «Бабай» (1965), «Башкорт кымызы» (1966), «Бишек янында» (1968), «Иртә. Гаилә» (1969), «Фәрхи апа» (1971), «Завод лабораториясендә иртә» (1974); «Бораулаучылар» (1974), «Башкорт балы» (1977), «Колхозда печән мәле» (1979), «Кымызлык» (1994) — бөтенесе дә В. Нестеров исемендәге художество музеенда.

"Башкорт кымызы" әсәре үзгәртү

Федор Кащеевның башкорт көнкүрешен күзәтеп, тупланган күзәтүләре, һөнәри осталыгы өлгереп җиткәч төшерелгән картинасы - «Башкорт кымызы» (1966). Бу әсәрендә ул тәүге тапкыр башкорт милли темасына мөрәҗәгать итә.

Кащеев кабатланмас башкорт мохите, авыл кешеләре образын тудырган.Төсләр дә шушы максатка хезмәт итә: башкорт халык зәвыгына хас кызыл, сары, ак, кара, зәңгәр, яшел төсләр кулланыла.

Әсәр Мәскәүдә Октябрьнең 60 еллыгына багышланган Бөтенсоюз күргәзмәләрендә күрсәтелә, тәүге тапкыр башкорт халкының мәдәниятенә, аның үзенчәлекле этнографиясенә кызыксыну уята. Картина төрле чит илләр - (Болгар, Польша, Венгрия) экспозицияләрендә да күрсәтелә. «Башкорт кымызы» әсәре өчен Ф. Кащеевка СССР сәнгать академиясе дипломы тапшырыла. 1968 елда аңа Башкортстан ВЛКСМ Өлкә Комитетының Галимов Сәләм исемендәге республика премиясе бирелә[2]

Күргәзмәләрдә катнашу үзгәртү

  • Республика күргәзмәләре, Уфа, 1957 елдан башлап бөтенесе дә (1972 һәм 1976 елгы яшьләр күргәзмәләреннән башка);
  • «Социалистик Уралк» зона күргәзмәләре: Свердловск, 1964; Пермь, 1967; Чиләбе, 1969; Уфа, 1974.
  • БАССР рәссамнары әсәрләренең декада барышында оештырылган күргәзмәсе, Мәскәү, Ленинград, 1969.
  • БАССР рәссамнары әсәрләренең В. И. Ленинның тууына 100 ел тулуга багышланган күргәзмәсе, Сембер, 1970.
  • Өч зона рәссамнары әсәрләренең В. И. Ленинның тууына 100 ел тулуга багышланган күргәзмәсе, Мәскәү, 1971.
  • РСФСР автономияле республикаларының рәссамнары әсәрләре күргәзмәсе, Мәскәү, 1971.
  • «Совет Рәсәе» Бөтенрусия рәссам әсәрләре күргәзмәсе, Мәскәү, 1967.
  • «Совет Рәсәе» Бөтенрусия рәссам әсәрләре күргәзмәсе, Мәскәү, 1970.
  • «Совет Рәсәе-5» Бөтенрусия рәссам әсәрләре күргәзмәсе, Мәскәү, 1975.
  • Бөтенрусия сәнгать күргәзмәсе, Мәскәү, 1977.
  • ВЛКСМ-ның 40 еллыгына багышланган Бөтенсоюз күргәзмәсе, Мәскәү, 1958.
  • Бөтенсоюз яшь рәссамнарның әсәрләре күргәзмәсе, Мәскәү, 1966.
  • Бөтенсоюз яшь рәссамнарның әсәрләре күргәзмәсе, Мәскәү, 1967.
  • Бөек Октябрнең 50 еллыгына багышланган Бөтенсоюз күргәзмәсе, Мәскәү, 1967.
  • «Совет портреты» Бөтенсоюз сәнгать күргәзмәсе, Мәскәү, 1973.
  • Бөек Октябрнең 60 еллыгына багышланган «Ленин юлыннан» Бөтенсоюз күргәзмәсе, Мәскәү, 1977.
  • Совет сәнгате әсәрләре халыкара күргәзмәсе, Болгар, 1967.
  • «Совет сәнгате» халыкара күргәзмәсе, Польша, 1970.
  • БАССР рәссамнары әсәрләренең ГДР-дагы күргәзмәсе, Галле шәһәре, 1975.
  • «Совет сәнгате» халыкара күргәзмәсе, Болгария, 1975.
  • 1989 елдагы шәхси күргәзмәләре (Уфа, Мәскәү, Ленинград).

Әдәбият үзгәртү

  • «Искусство стран и народов мира». Краткая энциклопедия, к. 3, раздел «Изобразительное искусство автономных республик». Изд. «Советская энциклопедия», Москва, 1970.
  • История Уфы. Сб. статей, гл. 14. Башкирское книжное изд., Уфа, 1976.
    • Г. С. Кушнеровская: Изобразительное искусство Башкирской АССР. Изд. «Советский художник», Москва, 1974.
    • Сборник «Выставка произведений художников автономных республик РСФСР». Изд. «Художник РСФСР», Ленинград, 1971.
    • Г. Пикунова: Урал социалистический. Изд. «Советский художник», Москва, 1971.
    • Журнал «Творчество», 1967, № 12. Ю. Нехорошев: Зональные и республиканские выставки.
    • Журнал «Творчество», 1969, № 2. Ю. Нехорошев: Образы Башкирии.
    • Журнал «Художник», 1959, № 6. Г. Кушнеровская: Художники Башкирии сегодня.
    • Журнал «Художник», 1967, № 10. Г. Лутошкин: Урал социалистический.
    • Журнал «Художник», 1969, № 12. Ред. статья «Рожденные традициями жизни».
    • Журнал «Художник», 1972, № 5. Б. Павловский: Край будущего.
    • Справочник «Художники Советской Башкирии». Автор-составитель Э. П. Фенина. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1979.
    • Федор Кащеев: Буклет. Авт. вступ. ст. А. Г. Янбухтина. Уфа, 1974; Ф. А. Кащеев: Альбом. Авт.-сост. Г. Р. Пикунова. — Л., 198

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Россия Федерациясенең атказанган рәссамы (1991)
  • БАССРның атказанган рәссамы (1973)
  • Башкорт АССРның халык рәссамы (1979)
  • Г. Сәләм исемендәге республика премиясе (1968)
  • СССР Сәнгать академиясенең 1-нче дәрәҗә дипломы (1970)

Сылтамалар үзгәртү

  • Габриэль Пикунова-Уждавини. О творчестве Федора Кащеева [1]

Искәрмәләр үзгәртү