Француз Полинезиясендә ислам

Француз Полинезиясендә азчылык дине

Француз Полинезиясендә ислам (фр. Islam en Polynésie Française, гарәп. الإسلام في بولينزيا الفرنسية‎) ― азчылык дине. Франциянең диңгез арты биләмәсе (pays d'outre-mer) булган Француз Полинезиясендә 500 мөселман исәпләнә[1][2], бу сан ил халкының (279 мең кеше, 2021 елга) 0,1 % ын тәшкил итә [3]. Француз Полинезиясе мөселманнары – сөнниләр, аларның күбесе Таити утравында яши[1].

Француз Полинезиясендә ислам
Дәүләт  Франция
Административ-территориаль берәмлек Француз Полинезиясе
Бу мәкалә Ислам турында
Француз Полинезиясе картада

Тарих үзгәртү

Ислам дине Француз Полинезиясенә XX гасыр ахырында — XXI гасыр башында Төньяк Африкадан, нигездә, Алжирдан булган мөһаҗирләр белән бергә күпләп үтеп керә башлаган[4].

Ислам оешмасы үзгәртү

Таити ислам үзәге (фр. Centre Islamique de Tahiti), җитәкчесе 23 яшьлек марокколы француз Хичам Әл-Беркани (Hicham el-Berkani).

Мәчет үзгәртү

2013 елда Җәмгыять утрауларының, шулай ук Франция Полинезиясенең иң зур утравы булган Таитида(ингл.) урнашкан ил башкаласы Папеэте(ингл.) шәһәрендә Франция Полинезиясендә беренче һәм әлегә бердәнбер мәчет ачылган[1]. Әлеге мәчетне ачуны башлап йөрүче ― мәчетнең имамы Хичам Әл-Беркани (Hicham el-Berkani)[5].

Хәзерге заман үзгәртү

Хөкүмәт дин тоту ирегенә һәм дини берләшмәләр төзү ирегенә хокук бирсә дә, соңгы елларда Француз Полинезиясенең христиан һәм мөселман җәмгыятьләре арасында киеренкелек күзәтелә[1]. Таитида мөселман гыйбадәт бүлмәсе (мәчет) ачылу шау-шу уяткан[6]. Француз Полинезиясендә беренче булырга тиеш булган мәчет 2013 елның 15 октябрендә Корбан бәйрәмендә ачылган. Архипелагта яшәүче 500 мөселман өчен мәчет ачылуга протест белдереп, христиан динендәге йөзләгән Француз Полинезиясе кешесе, ил башкаласы Папеэте урамнарына чыккан, шул вакытта мәчет, хәвефсезлек ягыннан якланмау сәбәпле, ябылырга мәҗбүр була. Шәһәр хакимияте мәчетне бары тик офис итеп кенә кулланырга рөхсәт биргән [7].

A Tia Porinetia party оппозицион партиясе, утрауларда дини экстремизмның теләсә нинди формасына каршы чыгыш ясавын белдерә [8].

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Refugees, United Nations High Commissioner for. Refworld | State of the World's Minorities and Indigenous Peoples 2014 - Case study: Tahiti: Islamophobia in French Polynesia (ингл.), Refworld. 4 ноябрь 2017 тикшерелде.
  2. State of the World's Minorities and Indigenous Peoples 2014 - Case study: Tahiti: Islamophobia in French Polynesia.
  3. Table: Muslim Population by Country (ингл.), Pew Research Center's Religion & Public Life Project (2011-01-27). 4 ноябрь 2017 тикшерелде.
  4. Opening of Muslim prayer room in Tahiti causes uproar (ингл.), Radio New Zealand (2013-10-17). 4 ноябрь 2017 тикшерелде.
  5. First mosque opens in French Polynesia (ингл.), Radio New Zealand (2013-10-16). 4 ноябрь 2017 тикшерелде.
  6. Opening of Muslim prayer room in Tahiti causes uproar (Таитида мөселман гыйбадәт бүлмәсе ачылу шау-шу уятты). rnz.co.nz, 17.10.2013(ингл.)
  7. Islamophobia in French Polynesia. refworld.org, 3.07.2014
  8. First mosque opens in French Polynesia. RNZ News, 16.10.2013(ингл.)