Франци́ск (лат. Franciscus, итал. Francesco), тугач бирелгән исеме — Хо́рхе Ма́рио Берго́льо(исп. Jorge Mario Bergoglio) — католик дин әһеле, 266 нче Рим Папасы (2013 елның 13 мартыннан). Соңгы 1200 ел эчендә Аурупадан булмаган беренче Рим Папасы. Беренче папа-иезуит.

Франциск
Туган телдә исем Һорһе Марио Бергольо
Туган 17 декабрь 1936(1936-12-17) (87 яшь)
Буэнос-Айрес, Аргентина
Яшәгән урын Рәсүл сарае[d]
Domus Sanctae Marthae[d]
Ватандашлыгы  Аргентина[1][2]
Әлма-матер Facultades de Filosofía y Teología de San Miguel[d] һәм Буйныс-Айрыс үнивирситите[d]
Һөнәре дин әһеле
Ата-ана
Гыйльми дәрәҗә: доктор богословия[d]

 Франциск Викиҗыентыкта

Бергольо 1936 елда Буэнос-Айреста чыгышы белән Италиядән булган тимер юл эшчесе гаиләсендә дөньяга килә. Яшь чагында фәлсәфә һәм химия белән нык мавыгып фәнни дәрәҗәләргә дә ирешә. Буэнос-Айресның өч католик көллиятендә әдәбият, фәлсәфә һәм теология укыта, итальян һәм алман телләрендә дә ирекле сөйләшә. 22 яшендә иезуитлар орденына кушыла һәм 1969 елда руханилык эшенә керешә.

2001 елдан башлап — кардинал. Бенедикт XVI хакимияттән баш тартканнан соң 2013 елның мартында җыелган конклавта Рим Папасы булып сайлана.

Сылтамалар үзгәртү


  1. http://www.bbc.co.uk/news/world-europe-21779257
  2. http://www.bbc.co.uk/newsround/21774373