Феодосия Драбкина
Феодосия Илья кызы Драбкина (рус. Драбкина Феодосия Ильинична. Фирка кушаматлары: Наташа, Марианна) 5 гыйнвар 1883, Дондагы Ростов, ‒ 10 гыйнвар 1957, Мәскәү) — Россия революцион хәрәкәт эшлеклесе.
Феодосия Илья кызы Драбкина | |
---|---|
Туган телдә исем | Драбкина Феодосия Ильинична |
Туган | 5 гыйнвар 1883 Дондагы Ростов |
Үлгән | 10 гыйнвар 1957 (74 яшь) Мәскәү |
Ватандашлыгы | ССРБ |
Һөнәре | революционер |
Балалар | Елизавета Яков кызы Драбкина, Владимир Владимир улы Драбкин |
Ата-ана |
|
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1900 елдан Феодосия Драбкина социаль-демократик пропаганда алып бара. 1902 елдан Россия социал-демократик эшчеләр фиркасе катнашучысы. 1905 елда большевикларның Петербург комитеты каршындагы Хәрби-техник төркем катнашучысы; декабрь кораллы күтәрелеше көннәрендә 1905 елда Феодосия Драбкина Мәскәүгә сугыш кирәк-яраклары алып бара. 1906 елда Драбкина — Петербургта Нарв район оешмасы секретаре. 1907 елда РСДЭФ Бакы комитеты финанс комиссиясе катнашучысы. 1908 елдан Франциядә эмиграциядә, шунан соң Петербургта фирка хезмәтендә. "Работница" журналының редколлегия әгъзасы. 1917 елның октябрь көннәрендә Феодосия Драбкина — Петроград Хәрби-революцион комитеты секретарьларының берсе.[2]
1918-1919 елларда Югары халык хуҗалыгы советының үзгә шәһәрләрдән килгән бүлек мөдире була. 1919-24 елларда Я.М. Свердлов исемендәге Коммунистик университетта, Көнчыгыш коммунистик университетта һәм Тбилиси коммунистик университетында эшли. 1924 елдан Феодосия Драбкина Эшче-крестьян инспекциясе инспекторы була. 1938 елда пенсиягә китә.[3]
Әдәбиятта чагылыш
үзгәртүМ. Горькийның "Ана" романындагы пропагандачы Наташаның прототипы булган.[4]
Гаилә
үзгәртүИре — Сергей Иван улы Гусев (Яков Давидович Драбкин) — күренекле революционер, партия эшлеклесе һәм хәрби теоретик. Бу никахтан кызы — Елизавета — революционер һәм язучы. Улы — Владимир Владимир улы Драбкин (Владимир Павел улы Милютиннан).
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Сайт Родовод. Фейга Ильинична Капелевич
- ↑ Герои Октября, т. 1, Л., 1967, б. 340‒341
- ↑ Женщины русской революции, М., 1968, б. 103‒116.
- ↑ Н. Е. Буренин. Памятные годы. Л.: Лениздат. 1967.