Федоровка районы татар авыллары
Федоровка районы (рус. Фёдоровский район район, баш. Федоровка районы) — Башкортстан Республикасының үзәк өлешендә урнашкан район.
Районда барлыгы 68 авыл бар, шуларның 11-е татар авылы.[1][2]
Районда татар авыллары: Балыклы, Юрматы, Динес, Коралачык, Әтәч, Явыш, Акбулат, Балыклыбаш, Өчбүләк, Коры Татар Иҗәге, Коры Рус Иҗәге. Кайбер шул татар авыллары халкы өлешчә башкортлар дип яздырылган.[3]
Акбулат, Явыш, Юрматы авылларында күбесенчә мишәрләр яши. Бирегә XVIII гасырда күчеп килгәннәр, чыгышлары белән Сембер губернасы нижгар мишәрләре. Юрматы авылында — Стәрлебаш мишәрләре (карагышлар). Калган авылларда күберәк казан татарлары, шул исәптән Балыклы, Өчбүләк, Динес авылларында каргалы казан татарлары яши. Урта Идел буеннан татарлар Фёдоровка районы территориясенә XVIII йөзнең уртасында һәм икенче яртысында күпләп күченәләр. Алар, кердәшләр буларак, башкорт авылларына урнаша, соңрак бу авыллар татар авыллары (Балыклы, Коралачык, Әтәч, Явыш һәм башкалар) булып китә. Акбулат, Балыклыбаш авылларына татарлар нигез сала.[1]
Казан татарлары авылларында татар теленең минзәлә сөйләшенең бәләбәй урынчылыгы таралган,[4] минзәлә сөйләшенең үзенчәлекләре юкка чыккан диярлек, татар әдәби теле өчен хас вариантлар өстенлек итә, шул ук вакытта стәрлетамак, каргалы сөйләше йогынтысы бар.[5] Мишәр авылларында стәрлетамак сөйләше таралган.[6]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Онлайн — энциклопедия Tatarica
- ↑ Башкирская энциклопедия. Населённые пункты. Фёдоровский район.
- ↑ База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».
- ↑ Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5
- ↑ Рамазанова Д. Б. К вопросу о формировании белебеевского подговора мензелинского говора татарского языка // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. Казань, 1979. С. 4-43.
- ↑ Булатова М. Р. К этнолингвистической характеристике татарских говоров ареала «Юг Башкортостана» // Тюркская филология в XXI веке: проблемы и перспективы: сб. материалов Всерос. науч-практ. конф. с международным участием. Стерлитамак: Стерлитамакский филиал БашГУ, 2014. С. 19-25* Әхмәтҗанов М. И. Идел-Урал буе татарларының этник тарихына карата фикерләр // Мирас, 2001. № 10. Б. 30-35.
- ↑ Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Уфа : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, [2] с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.