Ганиева Фатыйма Нуретдин кызы (25 март 1909 ел1989 ел) — укытучы, СССРның II чакырылыш (1946) Югары Советы депутаты. Башкорт АССРның атказанган укытучысы (1944), «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалеры (1939).

Фатыйма Ганиева
Туган 25 март (7 апрель) 1909
Белорет районы
Үлгән 1991
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Биографиясе һәм хезмәт эшчәнлеге үзгәртү

Фатыйма Нуретдин кызы Ганиева 1909 елның 25 мартында хәзерге Башкортстан Республикасы Белорет районы Мышы (Атналы) авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Атасы 1919 елда, анасы һәм туганнары 1921 ачлык елында үләләр. Үксез ятим калган Фатыйма башта Сәрмән балалар йортында, шуннан Уфада Ленин исемендәге мәктәп-интернатта тәрбияләнә. Биредә аның аң-белем даирәсен киңәйтүгә, шәхес итеп тәрбияләүгә Мөхлис Тукаев, Хәнифә Мостафина кебек әйбәт тәрбиячеләр, Николай Краснов, Вафа Сөләйманов, Александр Тюлькин, Сәгыйт Мифтахов кебек атаклы укытучылар зур йогынты ясый.

Шулардан үрнәк алып, Фатыйма Ганиева иң мактаулы һәм гүзәл һөнәр — укытучы эшен сайлый. Ул К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтының тел һәм әдәбият факультетын уңышлы тәмамлый.

1935-1937 елларда Белорет шәһәрендә совет-партия мәктәбендә башкорт теле һәм әдәбиятын укыта, шуннан Баймак районы 1 нче Эткол һәм 2нче Эткол мәктәпләрендә эшли. Укыту-тәрбия эшендә ирешкән уңышлары өчен 1939 елда «Хөрмәт Билгесе» ордены белән бүләкләнә. Бу югары бүләкне аңа 8 августа СССР Югары Советы Президиумы рәисе М.И.Калинин үзе тапшыра.

Авыр сугыш елларында барлык укытучылар кебек, яшьләрне илгә тугрылык рухында тәрбияли, мәктәптә балалар укыту белән бергә колхозда бригадир да була.

1944 елда Фатыйма Ганиевага «БАССР мәктәбенең атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелә. 1946 елда ул икенче чакырылыш СсСР Югары Советы депутаты итеп сайлана.

1949 елда Стәрлетамакка күчеп, В. И. Ленин исемендәге мәктәптә балалар укыта, 1951-1969 елларда Баймак районы «Җылаер» совхозы мәктәбендә укытучы була, мәктәп директоры вазифасын башкара.

Шушындый мактаулы исем һәм югары бәяләр Ф. Н. Ганиеваны зур эшләргә рухландыра. Ул вакытын һәм көчен кызганмый, армый-талмый балалар белән эшли, башкорт теле һәм әдәбиятын укыту буенча бай тәҗрибә туплый. Ул район мәктәпләрендә таратыла, укыту-тәрбия эшендә куллану өчен республика мәктәпләренә өйрәнү өчен тәкъдим ителә. Аның турында газета-журналларда күп языла.

Укытучы һөнәрен сайлап, бу эштә ирешкән уңышлары, халык ихтирамын яулавы белән Фатыйма Нуретдин кызы үзен бәхетле саный.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Яйыҡбаев К. Я. Мәгърифәтче мөгаллимнәр, күренекле укытучылар һәм мәгариф эшлеклеләре.